Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Язганнарга кире кайтып

Газетабызның үткән санында гына шәһәр үзәген Яңа елга бизәкләү буенча анда эш кайнавы, матур сыннар калкып чыгуы турында язган идек. Ләкин иртә шатланганбыз икән...

19 декабрь көнне Ленин мәйданында кардан ясалган өч сынны җимергәннәр. Аларның икесен кабат тергезеп булырлык түгел. Әлеге очрак шаянлык, хулиганлык яки вандаллыкмы - беркемгә дә төгәл генә билгеле түгел. Сыннарны җимерү юрамасы белән беррәттән, һава торышы үзгәрү сәбәпле, кар эрү очрагы да карала. Ләкин 20 ел хезмәт стажы булган сынчы мондый хәлгә очраганы булмавы турында әйтә.
Кардан ясалган сыннарның җимерелүендә кемнәрнең җавап тотуы турында Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге хезмәткәрләре аңлатма бирми. Ләкин баш архитектор: "Бөгелмәләр һәм шәһәр кунаклары кышкы бәйрәм матурлыгыннан мәхрүм калмаячак", - дип ышандыра. Яңа елга үзәк әзер булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса