Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

“ТНГ-Групп” җәмгыяте хоккей командасы хәйрия матчларында катнашып, авыру балаларга дәвалану, реабилитация курсларын узу өчен акча туплауда үз өлешләрен кертәләр(+ФОТО)

Бу гыйбарәне без, гадәттә, спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнү кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дигән мәгънәдә кулланабыз. Ә бар шундый мисаллар - спорт урын өстендә яткан сабыйның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Нәкъ шундыйлар рәтенә "ТНГ-Групп" җәмгыяте хоккей командасы керә. Алар хәйрия матчларында катнашып, авыру балаларга дәвалану, реабилитация курсларын узу...

Бу гыйбарәне без, гадәттә, спорт, физик күнегүләр белән шөгыльләнү кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дигән мәгънәдә кулланабыз. Ә бар шундый мисаллар - спорт урын өстендә яткан сабыйның гомерен саклап калырга ярдәм итә. Нәкъ шундыйлар рәтенә "ТНГ-Групп" җәмгыяте хоккей командасы керә. Алар хәйрия матчларында катнашып, авыру балаларга дәвалану, реабилитация курсларын узу өчен акча туплауда үз өлешләрен кертәләр.

Команданың үзара танылган, әмма кәгазьдә теркәлмәгән командиры - "ТНГ Групп" ҖЧҖ финанс бүлеге начальнигы Рамис Гыйззәтуллин. Командада кеше саны 30 га кадәр җитә, ди ул.

- Без хоккей белән өч ел элек шөгыльлләнә башладык, - дип сөйли Рамис Рәис улы. - Таныш спортчыбыз шушы спорт төренә кызыксыну уятты, үзара уйнарга тәкъдим итте. Шулай итеп без кирәкле инвентарьлар, костюмнар сатып алдык. Команда тупладык һәм хоккей уены нечкәлекләренә төшенә башладык.

Әлбәттә, тимераякта басып тора белү, бозда шуу әле ул хоккей дигән сүз түгел, хоккейчыларча бозны үз итәргә, алка артыннан куганда үзең кәшәкә астына китмәскә өйрәнергә туры килә геофизикларга. Атнасына өч мәртәбә бозда күнегүләр үткәрәләр. "Көндез эштә, кичен гаилә белән, төнлә бозда без", дип аңлата хоккейчы геофизиклар үзләренең көндәлек режимнарын.

- Хоккейдан кайткач, әле тиз генә йоклап китеп тә булмый. Үзеңне һаман бозда шуган кебек хис итәсең, күз алдыннан боздагы алка китми. Аяк мускуллары "йөгерүне" дәвам итә. Тик иртәнгә арыганнар да онытыла, организм да ял итеп алырга өлгерә, эшкә инде ачык уйлар, яңа максатлар, яңа көч, яңа планнар белән чыгып китәсең, - дип, Рамис үзенең хоккей формасында төшкән фотосурәтләре белән уртаклашты.

Хоккейчы геофизикның - финансистның сөекле хәләл җефете, улы һәм кызы бар. Әтиләренең - гаилә башлыгының хоккейчы булуы, хоккейчы киеме киеп өйгә кайтуы аларга да бик ошый икән.

- Без, гомумән, гаиләдә спортка игътибар бирәбез. Улыма - 10 яшь, ул йөзү белән шөгыльләнә, 6 яшьлек кызым биюгә йөри. Ял көннәрендә барыбыз бергә чаңгыда чыгабыз, җәй көннәрендә дә актив ял итәргә яратабыз, - ди Рамис Гыйззәтуллин.

Ул үзе әле тагын тау чаңгысы, сноуборд, башка кышкы спорт төрләре белән дә мавыга. Хәзер исә тулысынча хоккейга бирелгән.

- Бозда болай азмы-күпме шуа белә идем инде, шулай да хоккей өчен өр-яңадан тимераякта шуарга өйрәнергә туры килде, - ди ул.

Һәм Рамис кебекләр күп була. Һөнәр алган, күпмедер дәрәҗәдә геофизика өлкәсендә тәҗрибә дә туплаган 30-50 яшьлек "хоккейчылар" тырышып-тырышып хоккей уены серләрен, кагыйдәләрен өйрәнә башлыйлар. Тырышлык булган җирдә нәтиҗә дә озак көттерми. Тупланма команда белән алар "Татнефть" җәмгыятенә караган башка компания командалары, Лениногорск нефть техникумы студентлары белән дусларча матчлар оештыра башлыйлар. Җиңүләре дә, җиңелүләре дә була. Тик менә узган елдан бирле инде хоккейчыларның хәтта җиңелүләре дә зур җиңү итеп кабул ителә. Чөнки матчлар хәйриячелек шигаре белән уза.

- Бу идеяне безгә Лениногорск шәһәре волонтерлары тәкъдим итте. Матди ярдәм көтеп, тиешле дәвалану курсы уза алмаучы сабыйлар бар. Халык игътибарын шуларга юнәлтеп, әлеге балаларның сәламәтлегенә үз өлешебезне кертергә алындык, - ди хоккейчы Рамис Гыйззәтуллин.

Хәйрия матчлары адреслы уздырыла. Уен алдыннан нинди балага, нинди авырудан ярдәм кирәклеге хакында мәгълүмат таратыла. Хоккей караучыларны уенга билет белән кертәләр. Аның бәясе - нибары 50 сум. Кергән һәр тиен балаларга китә. Әлбәттә, билеттан кергән акча күп җыелмый. Ләкин матчка килүчеләр үзләре дә өстәмә акча кертәләр, уен тәмамлангач та хисап счетына акчалар килүе дәвам ителә. Шулай, тамчыдан күл җыелган кебек, ярдәмгә мохтаҗ сабыйлар сәламәтләнүләренә бер өмет чаткысы алалар.

- Якын киләчәктә мондый хәйрия матчларын шәһәр һәм район администрациясе җыелма командасы белән уздырырга дигән ниятебез бар, - дип, Рамис үзенең планнары белән дә уртаклашты. - Каршы килмәсләр дип уйлыйм. Чөнки бер-беребезнең көчен сынап карау да, уен ярдәмендә мохтаҗ балаларга акча җыю да ике команда өчен бары файдага гына булачак.

Әлегә шундый хәйрия матчлары Лениногорск шәһәрендәге Боз сараенда гына уза. Тик Рамисның изге нияте чынга ашса, Бөгелмә халкы да хәйриячелек уеннарына үз өлешләрен кертә алачак. Яхшылык җирдә ятмый, ди халык мәкале. Яхшылык ул күңел түрендә йөри, кешенең уй-гамәлләрендә чагыла, мохтаҗ кешегә ярдәм булып килә, яхшылык кылучыга савап булып кайта, күзләргә нур, йөрәккә дәрт, беләкләргә көч, егәр өсти. Нәкъ шушыларга хоккей хәйрия матчлары туры килә.

Сәхифәне Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса