Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Татарстанда баларны интерненттагы яман сайтлардан махсус программа ярдәмендә саклаячаклар

Татарстан хөкүмәте медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен 2017-2019 елларга чаралар планын раслады. Тиешле документны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип яза "Коммерсант". План кысаларында чараларны уздыруда төбәк министрлыклары, "Татмедиа" матбугат агентлыгы, Роспотребнадзор һәм Роскомнадзор идарәләре, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, прокуратура катнашачак, диелә. Хөкүмәт карарының үтәлешен контрольдә тоту республика...

Татарстан хөкүмәте медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү өчен 2017-2019 елларга чаралар планын раслады.

Тиешле документны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган, дип яза "Коммерсант".

План кысаларында чараларны уздыруда төбәк министрлыклары, "Татмедиа" матбугат агентлыгы, Роспотребнадзор һәм Роскомнадзор идарәләре, Татарстан фәннәр академиясе, КФУ, прокуратура катнашачак, диелә. Хөкүмәт карарының үтәлешен контрольдә тоту республика вице-премьеры Васыйл Шәйхразиевка йөкләнә.

Мәктәпләрдә "мәгълүмати иминлек тәэмин итү" темасына ата-аналарны укыту оештырылачак. Укучыларга ел саен "интернет челтәрендә бердәм иминлек дәресе" уздырылачак, ә тормыш нигезләре дәресләренә "балаларның һәм аларның ата-аналарының мәгълүмати иминлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән" чаралар кертеләчәк.

Моннан тыш, республика китапханәләрендә "бәйлелексез интернет" тематик атналыклар, "Пәрәвез тозагына" эләккән очракта" кебек темаларга китап күргәзмәләре эшләяәчәк, махсус буклетлар чыгарылачак.

Полиция һәм прокуратура зыянлы мәгълүмат таратучыларны табу һәм блоклау эшен көчәйтәчәк, мондый мәгълүмат таратылган социаль челтәрләрдәге төркемнәрнең модераторлары исәпкә куелачак, диелә. Мәгълүмати иминлек сагында махсус өйрәтелгән "кибердружиналар" торачак. Журналистлар арасында да аңлату эшләре алып барылачак.

Шулай ук республика "негатив контентны блоклау" тәртибен дә камилләштерергә җыена.

http://shahrichalli.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса