Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Сессия узды

2011 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы 2 нче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясе узды.

Сессиянең көн тәртибенә түбән­дәге мәсьәләләр куелган иде:

1. 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 еллар өчен "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге бюджеты турында.

2. 2012 елга һәм пландагы 2013-2014 еллар өчен Бөгелмә му­­­ниципаль районы "Бөгелмә шә­һәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында.

3. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2010 елның 16 декабрендә булып узган V сессиясенең "2011 елга һәм пландагы 2012-2013 еллар өчен Бөгелмә муниципаль районы бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

4. Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 16 декабрендә булып узган V сессиясенең "2011 елга һәм пландагы 2012-2013 еллар өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында"гы 1 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

5. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.

6. Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында.

7. "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә гаммәви тыңлауларны оештыру һәм үткәрү турында"гы Нигезләмәнең яңа басмасы турында.

8. Бөгелмә шәһәр Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXV сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында" Нигезләмәнең яңа басмасын раслау турында"гы 3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

9. Бөгелмә муниципаль районы Советының 2010 елның 21 гыйнварында булып узган XXXVI сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында" Нигезләмәнең яңа басмасын раслау турында"гы 3 нче номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

10. Татарстан Республикасы муниципаль районында 2012-2014 елларда Коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программа турында.

11. Татарстан Республикасы Бө­­­гелмә муниципаль районы террито­риясендә 2012-2015 елларда Җи­наятьчелеккә каршы көрәш һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программа турында.

12. 2012-2015 елларда Бөгелмә муниципаль районында Физик культураны һәм спортны үстерү буенча комплекслы программа турында.

13. 2012-2015 елларга Бөгелмә муниципаль районында Авыл яшьләре программасы турында.

14. 2012-2015 елларда Бөгелмә муниципаль районында Ат үрчетү тармагын үстерү программасы турында.

15. Татарстан Республикасы "Бө­гелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "Контроль-хисап палатасы" муниципаль казна учреждениесе хакындагы Нигезләмәнең яңа басмасы турында.

16. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының 2006 елның 24 ноябрендә булып узган IX сессиясендә кабул ителгән 16 нчы номерлы карарын гамәлдән алу турында.

17. "14 нче татар гимназиясе" му­ниципаль мәгариф учреждениесенә Һади Атласи исеме бирү турында.

Сессия көн тәртибенә куелган барлык сорауларны да тикшереп, тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөгелмә сессия закон