Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмәдә – янгын

5 август көнне 17 сәгать 4 минутта Бөгелмә шәһәре , Н. Щорс урамы, 29 йорт адресы буенча 2 катлы кирпеч гаражда урнашкан 4х5 үлчәмле шәхси мунчада янгын чыга. 17 сәгать 10 минутта 1 нче Бөгелмә икмәк комбинатының ирекле янгын сүндерү отряды килеп җиткәндә, мунча эче януы, ишектән куе кара төтен...

5 август көнне 17 сәгать 4 минутта Бөгелмә шәһәре , Н. Щорс урамы, 29 йорт адресы буенча 2 катлы кирпеч гаражда урнашкан 4х5 үлчәмле шәхси мунчада янгын чыга.

17 сәгать 10 минутта 1 нче Бөгелмә икмәк комбинатының ирекле янгын сүндерү отряды килеп җиткәндә, мунча эче януы, ишектән куе кара төтен чыгуы күзәтелә. Утның гаражга һәм торак йортка күчү куркынычы яный. Гаражга һәм мунчага керә торган ишек ачык була.

17 сәгать 26 минутта янгын тулысынча сүндерелә.

Ут нәтиҗәсендә мунча түшәменә зыян килә, мунча алды һәм гараж эче корымлана. Торак йортка зыян килми.

"Ут сәбәбе - янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү" - дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Максим Пестерев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса