Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җитәкче-белгечләргә җылылык бирү эшен аерым контрольдә тотуны йөкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрь көнне традицион шимбә киңәшмәсен ачкач, иң беренче итеп, Россия Үзәк банкының яңа символлар сайлауда тавыш бирүдә катнашкан барлык татарстанлыларга зур рәхмәтен җиткерде. "Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңеп чыкты. Без аларны котладык. Бездә дә зур эш башкарылды: коллективлар, муниципалитетлар барысы да кушылды, якладылар. Бу вакыйга...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 октябрь көнне традицион шимбә киңәшмәсен ачкач, иң беренче итеп, Россия Үзәк банкының яңа символлар сайлауда тавыш бирүдә катнашкан барлык татарстанлыларга зур рәхмәтен җиткерде. "Ерак Көнчыгыш һәм Севастополь җиңеп чыкты. Без аларны котладык. Бездә дә зур эш башкарылды: коллективлар, муниципалитетлар барысы да кушылды, якладылар. Бу вакыйга безне берләштерде. Беркайда да, бер миллиметр да оттырмадык, үзебезнең бердәмлегебезне, көчебезне күрсәттек", - диде ул һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, үз җирлекләрендәге хезмәт коллективларына Президентның рәхмәтен җиткерүне сорады.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов искәрткәнчә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башыннан 861 тикшерү үткәрелгән, 15 585 мең сумга 404 карар чыгарылган.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре бөтен объектларда алып барыла. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, 690 йортта эшләр тәмамланган. Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан шуларның 183е кабул ителгән. Бөгелмә муниципаль җирлегендә быел планга кертелгән 71 күпфатирлы йортта башкарылган эш күләме 96,4 процент тәшкил итә (КС-2 42,4 процент тапшырылган).

2016 елда республикада 95 гомуми белем бирүмәктәбен, шул исәптән 15 коррекцион мәктәп, шулай ук 53 мәктәпкәчә белем бирү оешмасын ремонтлау каралган иде. Бездә капремонт уздырылган барлык мәктәпләрдә төзекләндерү эшләре тәмамланган, документларны тапшыру эше дә - тәмамлану алдында (88,6 процент).

Министр урынбасары шулай ук торак йортларга һәм бюджет өлкәсе объектларына җылылык бирү турында да хәбәр итте. Бу гамәл быел 13 сентябрьдә башланды. Рөстәм Миңнеханов җылылык бирү мәсьәләсен махсус контрольгә алырга йөкләде.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгындагы эшләр белән таныштырды. Соңгы көннәрдә авыл хезмәтчәннәре тәүлегенә 1,5 мең гектарда уңыш җыеп алалар, 1,4 миллион тонна чөгендер алынган (уртача уңыш гектарыннан - 336 центнер).

Марат Әхмәтов бу уңайдан Актаныш районының "Әнәк" хуҗалыгын мисал итеп китерде. Әлеге хуҗалыкта "Amity" Америка инновацион технологиясен кулланып эшлиләр. Корылык булганда да хуҗалык гектарыннан 500 центнер уңыш ала алган. Министр бу тәҗрибәне башкаларга да кулланырга киңәш итте.

Шикәр чөгендерен алу белән беррәттән, аны эшкәртү дә бара. Шикәр заводлары тәүлегенә 15 мең тонна тамыразык эшкәртәләр, бүгенге көндә 85 мең тонна шикәр комы әзерләнгән.

Марат Әхмәтов туңга сөрү 1600 мең гектарда башкарылуын, ягъни гомуми мәйданның 85 процентында эш барганлыгын әйтеп узды. "

Соңгы елларда ашламаларга бәя арту һәм югары булмаган уңыш аграрийларга алдагы еллардагы кебек күпләп, тиешле дәрәҗәдә ашлама кертү мөмкинлеген бирмәде, - ди ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. - Вакытында ашлама туплап куюга Актаныш районы хуҗалыклары ныклап тотынды. Без шундый бурыч куябыз - язгы чәчүгә кадәр гектарга минимум 65 килограммнан да ким булмаган ашлама әзерләп куярга кирәк". Рөстәм Миңнеханов та бу сүзләрне хуплап, район һәм авыл хуҗалыклары җитәкчеләреннән ашлама туплауга зур игътибар бирүләрен сорады.

Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров җитәкче-белгечләргә җылылык бирү эшен аерым контрольдә тотуны, ел дәвамында башкарылган эшләргә документлар тапшыруны активлаштыруны йөкләде.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса