Файдалы мәгълүмат

Үзегез куллана торган дезодорантның составында ниләр барлыгын сез беләсезме?

Дезодорантның составында бик куркыныч әйберләр нәрсәләр: алюминий һәм парабен бар икән.

Алюминий рак чире китереп чыгарырга сәләтле. Дезодорантны култык астына сөртәләр, димәк, алюминийлы дезодорантлар, беренче чиратта, хатын-кызларда күкрәк яман шеше китереп чыгарырга мөмкин.

Шул ук вакытта алюминий – дезодорантлардагы төп матдә, ул антибактериаль эффект бирә һәм тир исен килеп чыгуны тыя.

Бармы соң составында алюминий һәм парабен булмаган дезодорант? Җавабым – әйе, һәм сез андыйларны даруханәдән, кибетләрдән таба аласыз, игътибарлырак булырга, алганчы составы белән танышырга кирәк.

Миләүшә ХӘСӘНШИНА әзерләде