Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш турында моны белү кирәк. + һәм -

Карбызлар өлгерде. Җәй уртасыннан салкын көзгә кадәр иң яратып ашала торган җиләкләрнең берсе ул. әмма карбызны да чама белән генә кулланырга кирәк

КАРБЫЗ

+ Нәкъ уртасын ашагыз, чөнки анда иң чистасы. Зыянлы матдәләр иң күбе аның кабыгында туплана һәм сок хәрәкәте, зарарлысын үз юлында калдырып, уртага таба хәрәкәтләнә. Кабыгыннан цукат ясагыз. Аны шакмаклап турап бер тәүлек дәвамында аш серкәсе катнашмасында (1 литр суга 1 аш кашыгы) җебетергә кирәк. Болай иткәндә барлык нитратлары кабыктан чыга. Шуннан соң әлеге кисәкләрне шикәр сиробында пешереп, мичтә (духовка) киптерергә. Мондый цукатлар бик файдалы, аларда ашказаны асты бизе өчен кирәкле пектиннар күп.

  • Орлыкларын ашамагыз. Әйе, алар паразитларны куа, тик шул ук вакытта эчәклекне җәрәхәтләргә һәм аппендицитка китерүе дә бар. Кайберәүләр карбызның бәвел кудыру эффектын киметү өчен тозлап ашый, болай эшләмәвегез хәерле, чөнки тоз организмда сыеклыкны тоткарлый һәм йөрәккә көч килә. Кирәгеннән артык күп ашау да бөерләр белән йөрәккә авырлык тудыра. Күпме сыя – шуның кадәр ашау бик сәламәт кешеләргә генә ярый. Ә башкаларга көненә дүрт кисәк тә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса