Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Сөлге-тастымалдагы начар исләрдән ничек котылырга

Бу проблеманы чишүнең 4 ысулы бар.

Безнең һәрберебез бер тапкыр булса да начар ис проблемалары белән очраша. Ул юганнан соң вакытында кибәргә эленмәгән кер булсынмы, коенганнан соң ташлап калдырылган юеш сөлгеме яки ашамлык исен сеңдергән кухня сөлгесеме. Начар исләрне бетерү алай ук җиңел түгел һәм   юу гына бу проблеманы һәрвакытта да хәл итми. Бу исне тукымаларда паразитлык итүче төрле бактерияләр барлыкка китерә, алар түбән кер юу температурасында тулысынча юкка чыкмыйлар.

Түбәндә шундый начар исләрдән котылырга ярдәм итә торган берничә җиңел һәм нәтиҗәле ысул тәкъдим ителә.

1нче ысул. Ярдәмгә – уксус. Кер юу машинасына салыр алдыннан сөлгеләрне ярты-бер сәгать серкә салынган су эремәсендә (8–10 литр суга 1 стакан серкә) тотыгыз яки кер юу циклы беткәннән соң, яртылаш су белән катнаштырылган серкә өстәгез һәм чайкатырга куегыз, әгәр серкә исе ошамый икән, лимон кислотасын кулланырга мөмкин, беррәттән кер юу машинагызны да чистартырсыз. Эш принцибы гади – серкә һәм лимон кислотасы начар исләр хасил итүче бактерияләрне үтерә.

2нче ысул. Серкә белән сүндерелгән аш содасы. Камыр ашларын әзерләүдә серкә белән сүндерелгән аш содасы – барыбызга да билгеле нәрсә, ул шулай ук начар исләрне булдырмый. Шулай итеп, кер юу машинасына «кер юу» циклын кертеп, порошок савытына стаканның чиреге кадәр сода өстәгез, аннары «чайкау» циклы башлангач, яртылаш су белән кушылган бер стакан серкә өстәгез. Күңелсез исләр бетәчәк, сода хисабына серкә исе шулай ук нейтральләшшәчәк..

3нче ысул. Кыска дулкынлы мич. Исләр китереп чыгара торган бактерияләрне үтерүнең иң җиңел ысулы, ләкин ул зур булмаган сөлгеләр, мәсәлән, кухняныкы өчен генә туры килә. Юар алдында «сасы» сөлгене кыска дулкынлы мичкә куеп, мичне 30–40 секундка кабызыгыз, аннары сөлгегезне алыгыз һәм юыгыз. Сак булыгыз, пешмәгез, сөлге кайнар булачак! Аңарда шулай ук һаман да начар ис булса, сөлге суынгач, кабатларга мөмкин. Бу ысулны инде юылган сөлгеләрдә дә кулланырга мөмкин, әмма алай ук нәтиҗәле түгел.

4нче ысул. Кер юу порошогының икеләтә дозасы. Кайвакыт истән котылу өчен кер юганда порошокның икеләтә дозасын куллану да җитә. Кондиционерны кулланмау мөһим – ул, кагыйдә буларак, хәлне катлауландыра гына. Гадәттә, кер юу температурасы никадәр югары булса, истән арыну ихтималы шулкадәр зуррак, чөнки бактерияләр 40 градуста үлми.

Әгәр бу ысулларның берсе дә булышмый икән, уйланырга кирәк – бәлки, сәбәп кер юу машинасының үзендәдер? Ләкин бу проблема да бик җиңел хәл ителә: кер юу машинасын теләсә кайсы программага куеп, ике стакан серкә салып, аны буш килеш эшләтегез. Бу доза кер юу машинасында барлыкка килгән барлык бактерияләрне үтерү өчен җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса