Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Сарымсак оҗмахтан чыккан

Халыкта “Сарымсак оҗмахтан чыккан”, “Төнгә каршы сарымсак ашасаң, җен килмәс” дигән әйтемнәр бар.

Әйе, сарымсак кара көчләрне, чир-зәхмәтне куа торган серле-тылсымлы ризыкларның берсе булып саналган.  Аны түшәк-мендәр астына куеп ята  торган гадәт тә сакланган әле.

Әлбәттә, мондый ышануларның нигезендә халык имчеләренең күп гасырлык тәҗрибәләренә нигезләнгән дәвалау ысуллары ята. Мәсәлән, борынгы шәрык илләрендә сарымсак эчәктәге ризыкларның хәрәкәтен тәэмин итүче бердәнбер ризык булып саналган. Ул эчәктәге кирәксез микробларны үтерә, шулай ук яман шешләрдән саклау чарасы буларак та дан алган. Авыру ятагына (баш очына),  кабыгыннан чистартып, сарымсак тырнагы куйсаң, ул тизрәк савыга дигән ышану да шуннан килә – аның исе, чыннан да, сулыш белән кереп, организмны “чистарта”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса