Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Нинди мунча миллеге яхшырак?

Каен, юкә, артыш, имән миллеге арасында кайсы файдалырак?

Каен себеркесе тәнне ныгыта, дезинфекция ясый, тирне куа. Имән миллеге антисептик, йогышсызландыру сәләтенә ия. Мондый себерке бигрәк тә гипертониклар өчен файдалы. Аны августның икенче яртысыннан сентябрьгә кадәр хәзерлиләр.
Юкә миллеге – барлык мунча себеркеләренең патшасы. Ул сулыш юлы авырулары вакытында, салкын тигәндә файдалы. Аны юкә чәчәк аткан вакытта җыялар.
Артыш себеркесе дезинфекция ясый һәм бактерияләргә каршы тора. Шомырт себеркесе хуш исле, шуның өстенә ул чистарткыч, йогышсызландыру һәм антисептик үзлеккә ия.
Сәламәт булыйк, дуслар!

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса