Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Кояшлы җимеш – мандарин

Мандаринда бик күп С витамины бар.

Мандаринның туган ягы – Көньяк-көнчыгыш Азия, дөресрәге, Кытай. Бу җимеш хакында 1178 елларда ук Кытай кулъязмаларында телгә алына. Ә менә ауропалылар мандарин турында  XVI-XIX гасырларда гына беләләр. Кайбер чыганаклар буенча, беренче мандарин агачын Италиягә 1840 елда неаполитан Мишель Тенор алып кайта.  

 

Мандаринда бик күп С витамины бар. Моннан тыш, әлеге җимеш пектин матдәләренә, минераль тозларга, Д, К, В1, В2 витаминнарына һәм эфир майларына бай. Составындагы лимон кислотасы аркасында мандаринның йомшак өлеше нитратларны һәм башка зарарлы компонентларны үзенә җыймый.

Иң уңай үзенчәлекләренең берсе – мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша. Аның тышы ашкайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.

Галимнәр күптән түгел генә мандаринны еш ашау йөрәк авыруларын кисәтә, кан тамырларындагы холестеринны киметә дигән нәтиҗәгә килгән. Мандарин файдалырак булсын өчен, аны чистартканнан соң калган ак тышчасы белән бергә ашарга кушалар. Анда йөрәк-кан тамырлары системасын ныгытучы матдәләр бар икән.

Мандарин бик шәп антидепрессант. Аның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның гомуми тонусын арттыра. Аны бигрәк тә йөкле хатын-кызларга ашарга киңәш ителә. Чөнки йөклелекнең икенче триместрында организмда С витаминына кытлык сизелә башлый. Мандарин аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Әмма норманы саклаган очракта, куркыныч түгел.

Мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә (бер мандарин кабыгы + 1 стакан кайнаган су) токсикозны киметә, косасы килүне, косуны бетерә.

Шуны да онытмаска кирәк: эчәкләрендә йогышлы авырулары булганнарга, ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә мандарин ашарга ярамый. Мандарин ашказанындагы әчелекне арттыра һәм эчәкләрнең лайлалы тышчасына тискәре йогынты ясый. Моннан тыш, мандарин бөерләргә дә зарар салырга мөмкин. Гепатит, нефрит һәм холецистит булганда мандарин ашаудан тыелып торырга киңәш ителә.

Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр чире китереп чыгарырга мөмкин. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк.

 

Мандаринның  кабыгы да бик файдалы

Мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә ыргыткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз.

Кипкән мандарин кабыгын каһвәтарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй калагы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк авыруларыннан ярдәм итә. Аны каһвәгә кушып эчәргә дә була.

Бронхиттан

2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су коегыз. Шуны сүлпән утта 5 минут тотыгыз да, уттан алып, бер сәгать төнәтегез. Аны ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Коры ютәлдән

2 аш кашыгы кипкән кабыкка 1 стакан аракы салып, караңгы урында бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узганнан соң, сөзеп, суга 20 тамчы тамызып, ашар алдыннан көнгә өч тапкыр эчегез. Мандарин кабыгы составындагы эфир майлары нык файдалы.

Салкын тигәндә

Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар борынлы савытка салып, 10 минут шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.

Аяк табаны гөмбәчегеннән

Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан

Мандарин кабыгын вак-вак бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул баш авыртуларыннан да коткара. Цитруслылар исе һәм эфир майлары арыганлыкны ала, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

Тәмле рецепт

Мандарин пирогын әзерләргә тәкъдим итәбез. Бу пирогны әзерләү процессы  бәйрәм кәефе тудырачак,чөнки  Яңа ел мандаринсыз булмый.  Пирогны әзерләргә генә кирәк, ул тәмле һәм хуш исле булып чыга!

Мандарин пирогы

Мандариннарны чистартабыз. Шикәр комы белән йомырканы күпергәнче миксер белән болгатабыз. Каймак өстәп, тагын болгатабыз. Цитрус тәме чыксын өчен апельсин тышын кырып салабыз, йомшарткыч, он салып, камыр җәябез.

Таба астына пергамент кәгазь җәеп, кырыйларын майлап, камырны салабыз. Камыр өстенә мандаринны кисәкләргә бүлеп салабыз. Ак майны кисәкләргә кисеп, мандарин өстенә тезәбез. 180 градуска җылытылган духовкага  30 минутка куябыз. Суынгач, кисеп табынга чыгарабыз.

Кирәкле  ингредиентлар:

 Мандарин – 4 данә, он – 250 грамм, шикәр комы – 150 грамм, йомырка – 2 данә, каймак – 150 грамм, ак май таба майлар өчен – 50 грамм, апельсин тышы – 1 аш калагы, камыр йомшарткыч – 2 чәй калагы.

Клара Усманова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса