Компот кайнату серләре
Файдалы мәгълүмат

Компот кайнату серләре

Соңгы вакытта күп хуҗабикәләр кышка компот кайнатмый. Җиләк-җимешне туңдыралар да кышын кирәк вакытта компот әзерлиләр.

► Җиләк-җимешне туңдырылган килеш кайнар суга салырга кирәк. Кайнап чыккач, утны киметегез һәм талгын утта 5 минут кайнатыгыз.

► Җиләк-җимештән компот кайнатканда 1,5 бокал җиләккә кайнап торган су салырга. Шуны 10 минут тотарга, суын агызып, тагын кайнатырга һәм 1 бокал шикәр комы салырга, кайнап чыккач, кире банкага агызып, капкачын каплап ябарга. Банканы астын өскә әйләндереп суытырга. Аннары компотлар суынгач, салкын урынга урнаштырырга.

► Компотның төсе матур булсын өчен азактан, пычак очына элеп, лимон кислотасы салырга була.

► Компотны алюминий кәстрүлдә кайнатмагыз. Җиләк-җимештәге кислота реакциягә кереп, кушылмалары компотка күчәргә мөмкин.