Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Кабакны яратырга кирәк

Кабак күпләрнең үз бакчаларында үстергән яшелчә-җимешләре арасында файдалы булуы һәм дәвалау үзлекләре буенча кабак аерым урын алып тора.

Кабак табигый шикәргә, С витаминына, каротинга, пектинга, органик тозларга, микроэлементларга бай. Аның составында – В төркемендәге витаминнарның тулы бер тупланмасы. Кабакта шулай ук итне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә торган сирәк витамин – Т витамины да бар. Баллы булмаган сортлы кабакны кыргычтан чыгарып, кәтлитләргә, фаршка өстәсәң, алар сусыл, йомшак булыр һәм күпереп пешәр. Сүз уңаеннан, хәзер бик күпләр җәйгелеккә кабак мантыен әзерләп, туңдырып куялар. Җәйге эсселәрдә, эш күп чакларда – әзер ризык, тиз дә пешә, тәмле дә. Ит фаршына бәрәңге кушып ясаган кебек эшләнә, тик бәрәңге урынына ваклап туралган кабак кушасы.   

Бавыр һәм үт юллары авыру булса, кабакны чи килеш куллану файдалы. Иттарткычтан чыгарылган кабакка бал кушып ашасаң, ул организмдагы ташларны эретә.

Кабакның төшләре дә бик файдалы: алар ярдәмендә эчәклектәге паразитларны кудыралар, кабак төшеннән шулай ук атеросклероз, ашказаны, бавыр һәм үт юлы авыруларын дәвалый торган тыквеола препаратлары да ясыйлар.

Кабакны сөт һәм ярма белән кушып, ботка итеп пешереп; турап ашка салып; ярма һәм өрек, йөзем җимешләре белән кушып ясалган эчлек рәвешендә бәлеш итеп, яисә кыздырып ашарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса