Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Җиләк чүбе ташларны кудыра

Кайбер хуҗабикәләр җир җиләге кайнатмасы һәм компоты ясаганда, җиләкнең сабагын һәм чәчәк төбен арчып тормый һәм дөрес эшли.

Чөнки аның үләне дә файдалы матдәләргә бай. Беренче чиратта – фолий кислотасына. Җиләк күзәнәк мембранасын яхшырту, тире күзәнәкләрен яңарту үзлегенә ия.Җиләк яфрагы, сабагы һәм чәчәк төбе составына микробларга каршы көрәшүче матдәләр: фитонцид, С витамины һәм флавоноидлар керә. Шулай ук шикәр, органик кислота, клетчатка, пектин, дубил һәм минераль матдәләр, В төркеме витаминнары, каротин бар.

Җиләкнең дәвалау үзлекләре: ашкайнатуны яхшырта, эчәсе килүне
баса, аппетитны арттыра, ялкынсыну процессларына каршы тора, ашказаны җәрәхәте ачылуны тоткарлый, дизентерия, гастрит, азканлылык вакытында кулланыла, мультивитаминлы комплекс булып тора, организмны гомум ныгыта, бөер һәм бәвел куыгы авыруларын кисәтә, төнлә “балык тоту”дан саклый. Яфрагы атеросклероз, бәвел системасы авыруларын, бөердә ком һәм таш утыруны кисәтә, астмадан булыша, бәвел кудыра, организмда тоз алмашын көйли, кан басымын төшерә, ашказаны-эчәк тракты авыруларын көйли, йокыга китәргә ярдәм итә, йокыны тәмле итә, тонусны күтәрә, кан составын яхшырта, организмны ныгыта, уйлау сәләтен арттыра.

Җимеш сабагы (чәчәк төбе) – җиләктә һәм яфрагында нинди файдалы матдәләр бар, барысы да шунда тупланган, шикәр чиреннән интегүчеләрнең шикәрен көйли. Косметологиядә дә кулланыла: ул тирене яшәртә, чәчләр-не ныгыта һәм үстерә.

Файдасы бихисап булса да, җир җиләге аллергия китереп чыгарырга мөмкин. Фолий кислотасына бай булса да, җиләкне йөкле хатыннарга чамадан тыш ашарга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса