Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Чәчләр нигә агара?

Кайчагында япь-яшь кенә кешеләрнең дә чәчендә көмеш кунарга өлгергән була.

Чәч нигә агара һәм аны ничек җиңәргә – сүзебез шул хакта булыр.
Чәчнең агаруына тирозин матдәсе гаепле. Дөресрәге, аның җитәрлек күләмдә булмавы. Нәкъ менә ул организмдагы буяу матдәсе – меланин ясалышы өчен җаваплы. Кемдер беренче ак бөртекләрен инде 25 яшендә үк күреп ала. Иртәрәк, билгеле. Моның сәбәпләрен ачыкларга кирәк. Стресс һәм дулкынланулар да гаепле, алар организмның картаю механизмын эшләтеп җибәрә. Диеталарда утыру аркасында да чәчләр агара башларга мөмкин, аеруча аксымны чикләүче диета булса. Чәче агара башлаганын күргән хатын-кызларның ин беренче хатасы – аларны тизрәк йолкып ату. Бу бернинди дә нәтиҗә бирми. 
Чәчнең агаруыннан качып котылып булмый. Ләкин аны тоткарларга мөмкин. Беренче эш итеп, эндокринологка язылыгыз, ул эчке секреция бизләрен тикшерсен, бигрәк тә калкансыман бизнең ничек эшләвен. Икенчедән, ничек туклану да бик мөһим. Чәчләрнең төсен озаграк саклауда аксымга бай ризыклар ярдәмгә килә. Болар: ит, балык, йомырка, сөт ризыклары, борчак, ясмык.
Витаминнар һәм минераллар кабул итәргә дә кирәк булыр. Аеруча омега-12 һәм омега-3 (аны чәчнең төбенә сыларга кирәк), биотин, фолий кислотасы.
Халык медицинасында да чәчнең агаруын тоткарлаучы рецептлар җитәрлек. Шулардан берничәсе: 
     - 2 стакан солыны юып, өстенә 1 литр кайнар су агызасыз да сүрән утта 5 минут пешерәсез. Аннары төнәтеп, суытырга кирәк. Көн саен ашар алдыннан 100 миллилитр эчеп куясы. Солы төнәтмәсе организмны, аеруча бавырны бик шәп чистарта. Бавырның сәләмәтлеге – бөтен организмның сәләмәтлеге. 
     - 300 миллилитр суны кайнатып чыгарып, 2 аш кашыгы киптереп төелгән кычыткан салабыз һәм сүрән утта 5 минут кайнатабыз. Сүндереп, 1 сәгать төнәткәч, көнгә 2 тапкыр 100әр миллилитр эчәбез. Кычыткан – канны чистарту чарасы, витаминнар, минераллар “сандыгы”.

Миләүшә ХӘСӘНШИНА әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса