Бәхетле булыр өчен нәрсә ашарга соң?
Файдалы мәгълүмат

Бәхетле булыр өчен нәрсә ашарга соң?

Безнең кәеф, аппетит, тире һәм чәч сәламәтлеге нәрсә ашавыбызга турыдан-туры бәйле.

Хатын-кызлар организмында иң "бәхетле" гормон "триптофан" дип атала. Ул аминокислоталар хисабына эшләнә.

Аны ак продуктлардан: сыр, гөмбә, ит, сөт, йогурт, эремчек, балык, солы, банан һәм арахиста табарга мөмкин.

Ир-егетләрнең бәхет гормоны – дофамин. Ул балык, йомырка, чөгендер, алма, банан һәм яшел чәйдә бар.

Димәк, бәхетле буласың килсә, хатын-кызларга – триптофан, ә ир-егетләргә дофамин гормоннары кергән азык-төлек ашарга кирәк!

Сүз уңаенда шунысын да әйтик: күпләр иң яхшы антидепрессант дип санаган шоколадта теобромин бар, ләкин ул гормон түгел. Әйе, ул, чыннан да, кәефне күтәрергә мөмкин, ләкин шул ук вакытта кандагы инсулин дәрәҗәсе дә күтәрелүе ихтимал.