Ярминкә 8.00 сәгатьтә башлана
18 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр Үзәк мәйданда планлаштырылган чаралар белән бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы ярминкәсе 30 ноябрьгә күчерелә. Ярминкәдә бөгелмәлеләр авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәяләрдән – ит, казылык продукциясе, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм башка фермер продукциясе сатып ала алачаклар.