Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Бакчада укроп өлгерде

Әлеге тәмләткечтән башка аш өстәлебезне күз алдына китереп тә булмый.

Шуңа күрә, кыш җиткәнче үк, хәстәрен алдан күреп куябыз.

Риваятьләргә ышансаң, элеккеге заманнарда бу үсемлекне фиргавеннәрне дәвалау өчен кулланганнар. Хәзер дә кулланалар аны. Чөнки укропның организмга файдалы яклары бик күп.

Суыткычка куеп катырылган укроп файдалы үзлекләрен югалтмый. Кирәк саен алып кулланасың гына. Әлеге табигать нигъмәте безнең якларга Урта Азиядән килгән. 

Беренчедән, укроп – көчле антиоксидант. Составында аскорбин кислотасы һәм кверцетин булганлыктан, ул организмнан агулы матдәләрне чыгарырга булыша. Икенче-дән, укроп ашказаны-эчәк трактының эшчәнлеген яхшырта. Хәтта яңа туган балага да, эче авыртканда, укроп чәен эчертергә киңәш итәләр. Өченчедән, укроп аппетитны яхшырта. Дүртенчедән,  гипертониклар өчен файдалы, ул кан басымын төшерә.  Стенокардия вакытында да, неврозлардан да, хәтта геморройдан да ярдәм итә!  Аның бер генә "шикле" ягы бар – кан басымы түбән булган кешеләргә аны ашау тыела, чөнки ул хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. Аның яфраклары төнәтмәсе күз тирәсендәге кызыллыкны киметә, ә орлыкларыннан эфир маен кайвакыт парфюмериядә кулланалар. Укроп – сәламәтлек өчен иң файдалы продукт диярлек.

Бишенчедән, укропның тагын хатын-кызлар ярата торган үзлеге дә бар әле, ул яшьлек үләне булып санала. Тән тиресен яхшырта, төсен матурлата. Ул хәтта авыздан
тәмсез ис килүне дә бетерә! Укроп ашказаны авыртуын баса, шулай ук ашаганнан соң ниндидер авырлык сизәсез икән, бер-ике яфрак укроп чәйни аласыз.

Аны нинди авырудан интегүчеләр кулланырга тиеш соң? Бу үләндә төрле файдалы матдәләр бик күп: витаминнар – C, шулай ук A, D, E һәм PP (никотин кислотасы), минераль тозлар (тимер, магний, кальций, фосфор), майлар (линолев, олеин, пальмитин кислотасы), углеводлар, флавоноидлар, пектин һәм башкалар. Бу исемлектән күренгәнчә, укроп бөтен кешегә дә файдалы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса