Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Бакча җиләге дә, урман җиләге дә – табигый кыйммәтле элементларның чын хәзинәсе.

100 грамм җиләктә аскорбин кислотасының кеше организмы өчен кирәкле тәүлеклек күләме, ә тагын матдәләр алмашын оптимальләштерүче фолий кислотасы, дубиль кушылмалары, алма кислотасы, феноллар; күп төрле микроэлементлар, шул исәптән сирәк очрый торган цинк, кобальт, молибден һәм фтор бар.

Виктория җиләге ялкынсынуларга, микробларга каршы, антимикоз үзлекләргә ия. Җиләк – йодның табигый чыганагы да. Моннан тыш, ул кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә, сидек юлы, бөер һәм бавыр авыруларының симптомнарын җиңеләйтә. Ә гүзәл затлар бакча җиләген түбән калорияле   десерт буларак бәялиләр, өстәвенә, өйдәге косметик чара булып тора, аны шәлперәйгән тирене тарттыру, агарту һәм яшәртә торган битлекләр өчен кулланырга мөмкин.

Хәтерне яхшырта. Җиләк өлкән яшьтәге кешеләргә хәтернең тулы яки өлешчә югалуы белән бәйле авырулардан профилактика чарасы буларак аеруча кирәк. Клетчаткага бай булуы ашказаны-эчәк трактының нормаль эшләвен тәэмин итә, ялкынсыну процесслары белән көрәшә.  Йөрәк һәм кан тамырлары авырулары вакытында алыштыргысыз иң тәмле дару булып санала, кан басымын киметә, кан тамырларын ныгыта, холестериннан чистарта, сөякләрне ныгыта, чөнки җиләктә бик күп калий, магний, сирәк К витамины бар. К. витаминнар һәм минераллар салынган мондый коктейль сөякләрне сәламәт хәлдә тотарга булыша. Ашказанын яман шештән саклый (җиләкне киптерәләр, ә аннары порошок хәленә китереп, төеп, кулланалар).

 Викториядә элагон кислотасы – антиоксидант бар, ул тирене җәрәхәтләрдән, җыерчыклардан саклый. Тагын анда В7 витамин бар, чәч матурлыгы өчен файдалы элемент. Күзләр өчен бик файдалы, челтәсыман катлавының картаюын, глаукома, катаракта чирләрен кисәтә.

Зыяны да бар. Викторияне башка ризыклардан аерым ашарга кирәк. Ул чакта ул яхшы үзләштереләчәк һәм организмга файда гына китерәчәк.  

Заман табиблар аны гипертоникларга тәкъдим итә. Бу җиләктәге туклыклы матдәләр организмнан артык сыеклыкны куа, ягъни кан басымын киметә. Әмма энаприллы препаратлар кулланасыз икән, истә тотыгыз, җиләк белән бергә алар бөерләрнең эшен авырлаштыра. Ә тагын җиләк  көчле аллергия китереп чыгарырга сәләтле. Җиләк-җимешне күп күләмдә ашау  ашказаны согы кислоталылыгын арттыра, чөнки анда табигый кислоталар күп. Шуңа күрә ашказанының хроник авырулары, буыннарга бәйле проблемалар булган кешеләргә аны куллануны чикләргә киңәш ителә. 7 яшькә кадәрге балаларга иртә җиләкне бирергә ярамый, ә менә соңрак өлгергәнен ашатыгыз, әлбәттә, чамасын белеп.

Ничек сайларга?     Викторияне турыдан-туры җитештерүчеләрнең үзеннән алырга тырышыгызҖиләк куе-кызыл төстә, хуш исле икән, димәк аны вакытында җыйганнар. Җиләк салган кап я савытта аның эзе калмый икән, димәк ул “химия” белән эшкәртелгән.  Урталай кисеп карагыз, уртасы ак икән, димәк составында нитратлар сакланган.   Яхшы виктория һәрчак хуш исле була.  

 Яфрагы да шифалы. Җиләкләр генә түгел, яфраклары да шифалы үзлекләргә ия. Аны суда кайнатып эчәләр: кан басымын нормалҗләштерә, матдәләр алмашы процессын җайга сала, хәтта йокысызлыктан интегүчеләргә дә файда бирә. Табиблар җиләкне анемиядән интегүчеләргә көндәлек рационга кертергә киңәш итәләр, кан йөрешен яхшырта, тамырларны ныгыта. Укучы балаларга, студентларга да бик файдалы –    антиоксидантлар (физетин һ.б.), фикерләү процессын стимуллаштыра, хәтерне яхшырта. 

 150 грамм җиләк ашау депрессияне куарга, эчке шомлану-куркуларны бастырырга сәләтле.   Бәхәссез факт – җиләк артрит вакытында авыртуны баса, йөрәкне саклый. Ә тагын анда яман шешне булдырмый торган фитонутриентлар бар.   

Туңдырылган җиләкләрдә дәвалау матдәләренең концентрациясе, яңаларына караганда, 10 тапкыр күбрәк. Тик менюда көн саен булса да, сәламәтлек өчен  свежий җиләкләр ашау файдалырак. Сүз уңаенда, җиләкләрнең яман шеш күзәнәкләрен нинди компонент белән үтерүе бүгенге көнгә кадәр сер булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса