Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Алмагачларга ничек дөрес итеп су сибәргә?

Агротехниканы саклаганда, алма бакчасы сезне ел саен яхшы, сәламәт уңыш белән сөендерәчәк. Шундый алымнарның берсе – дөрес итеп су сибү.

Дөрес итеп су сибү өчен, аның төрле ысулларын куллану, нормаларын һәм срокларын исәпкә алу, культураның биологик үзенчәлекләрен белергә кирәк. Вакытында һәм җитәрлек күләмдә су сибелмәү культураның үзенә дә, бакчачыга да зур күңелсезлекләр китерергә мөмкин.

Алма агачы тамыр муентыгы   туфрак өслегеннән 2-4 сантиметр күтәрелебрәк торырга, туфрак белән өеп капланган булырга тиеш. Бу су сипкәндә аның ябалдашы киңлегендә үк агып төшүен тәэмин итәчәк. Ә суның тамыр муентыгы тирәсендә генә җыелуы аның черүенә, авыруларга бирешүенә һәм үсемлекнең һәлак булуына китерә.

Су сипкәннән соң, һичшиксез, кәүсә кырыендагы туфракны йомшарту һәм мүлчәләү үткәрелә. Йомшарту    тамырлар һәм тамыр җепселләре тирәсен көпшәкләндерү өчен кирәк. Мүлчәләү суның парга әйләнүен киметә һәм туфракның өсте катып китүен булдырмый.

Әгәр тигез участокта буразналар һәм калку сырлар еш кына туфракны йомшарту вакытында тигезләнсә, сөзәк җирләрдә   исә кәүсә тирәсендәге дымны тотып тору өчен ябалдаш диаметры буенча даими чокырчыклар, сырлар, “касәләр”  ясыйлар. Аларның максаты – суны саклап калу һәм тамырлар зонасына җибәрү.

 Алмагачларга су сибү нормасы

Агачның яшенә карап, су сибү нормалары төрлечә була. Беренче 1-5 елда үсентеләр   суга артык кытлык кичерми,  әмма  аларны, зуррак агачларга караганда, ешрак сугару кирәк. Бер тапкырга таләп ителә:

- берьеллык агачларга – 1 квадрат метр кәүсә тирәлегенә 2-3 чиләк су;

 - икееллык агачларга – 4-5 чиләк су;

- 3-5 еллык алмагачларга – кимендә  5-8 чиләк су; җимеш бирә башлаган һәм зур алмагачларга (6-10 еллык) – 1 квадрат метр кәүсә тирәлеге мәйданына 60-100 литрга кадәр яки туфрак 60-80 сантиметр тирәнлеккә кадәр чыланганчы.

Алмагачларга кайчан су сибәргә?

Беренче тапкыр бөреләр ачылыр алдыннан сугаралар. Җылы һәм коры һава торышы башлангач, биш елга кадәрге үсентеләргә һәм яшь агачларга суны атнага бер тапкыр теләсә нинди ысул белән сибәләр, әмма җитәрлек күләмдә итеп. Зур агачларга икенче тапкыр су сибү чәчәк атканнан соң, күпләп җимешләре төймәләнү фазасында үткәрергә киңәш ителә.

Вегетациянең актив чорында соңгы су сибүне күпләп өлгерү фазасында яки уңышны җыярга 2-3 атна кала үткәрәләр.

Җиләк-җимеш җыю вакытында яки ул тәмамлануга ук су сибәргә кирәкми. Дым яшь үсентеләр үсүгә этәрергә һәм аларның кышкы салкыннарда туңуына китерергә мөмкин, ә бу агачны көчсезләндерә, кайчагында һәлак тә итә.

Кирәк булганда (коры, эссе, озын көз), октябрьдә профилактика максатларында дүртенче тапкыр су сибәләр. Аның төп максаты – агачны кибүдән һәм кышкы салкыннарда туңудан саклау.    

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса