Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

2020 ел төсе – ак

Яңа 2020 елның төп төсе – ак төс. Бер яктан, ул чисталык, камиллекне аңлатса, икенче яктан – теләсә нинди рәсем ясау мөмкинлеге, үзеңнең хис-тойгыларың һәм гамәлләрең белән үзең теләгән төсне булдыру мөмкинлеге. Металл бик көчле ярдәм көченә ия. Көнчыгыш фәлсәфәсендә әлеге стихия үз дигәнеңдә торуны, тәвәккәллекне, үҗәтлекне гәүдәләндерә.

2020 елның төсләре түбәндәге стихияләргә туры килә:

Ак – байлык.

Сөт төсеннән алып, якты соры төскә кадәр – мәхәббәт.

Көмешсыман – уңыш.

Корыч төсеннән алып, графит төсенә кадәр – күңел тынычлыгы.

Кара – өйдә яхшы атмосфера.

Ир-атлар өчен актуаль булган төсләр гаммасы хатын-кызларда аптырау һәм “Нәрсә кияргә?” дигән сорау тудырырга мөмкин. Ә күзгә ташланып тора торган төсләр, салават күпере төсләре белән нишләргә? Гади төсләргә өстенлек бирергәме?

Һич кенә дә – юк. Койрыклы җәнлекнең табигать баласы икәнен онытмагыз, шуңа күрә төрле төсләргә өстенлек бирергә була.

2020 ел хуҗасы, һичшиксез, үлән, җир, сусыл җиләк-җимеш төсләрен дә хуп күрер – яшел, зәңгәр, алсу, әфлисун, коңгырт, куе кызыл төсләрне.

Һәр төснең төрле төсмерләргә ия икәнен исәпкә алганда, кайсы төскә өстенлек бирергә дип, аптырап калу булмас.

Шулай да, артык тырышып ташламагыз, артык чуарлык җәнлекнең ачуын чыгарырга мөмкин. Иң яхшысы – ике-өч төсмерне сайлап. Берсенә өстенлек бирү.

2020 елның тыелган төсләре дә бар, тик алар күп түгел.

Күсе елын кызыл кием белән каршыламавың хәерлерәк, чөнки ул – ут, агрессия төсе. Елансыман төсне, куе зәңгәр, диңгез төсләрен дә сайламагыз.

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса