24 июнь 2016 яңалыклары
-
Быел Бөгелмәдә беренче тапкыр автокросс буенча ТР Кубогының III этап ярышы узачак
26 июнь көнне 9.00 да "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узачак. Автокросс ярышлары 6 - 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 - 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр "125-Стандарт" һәм "Хонда-GX-200" классларында...
-
Яңа газ станцияләре: Татарстанда – бар, башка өлкәләрдә - көтелә
Яшел Үзәндә автомобиль газтутыргыч компрессор станциясен ачу тантанасы узды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Газпром» җәмгыяте директорлар советы рәисе Виктор Зубков видеокүпер аша гына тагын Түбән Кама һәм Бөгелмәдә дә станцияләрне ачты. Шунысы әһәмиятле: бу өч станциянең һәрберсе көн саен 200әр машинаны газ ягулыгы белән тәэмин итәргә сәләтле....
-
Тургайлар төшкән җирдә
...Язгы матур көнне уйланып кына бакчамда эшлим. Шул арада пырхылдап бер кош очып төште дә иләмсез калын тавыш белән кычкыра башлады. Моның кадәр тавыштан бу кошның дәү генә булырга тиешлеген чамалап, әллә көртлекләр төште микән дип, алдымдагы басуны күзәтә башладым. Юк, күренмиләр. Алай да миннән ике-өч метр ераклыкта гына багана...
-
“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга
13 - 19 июнь көннәрендә, бер атна эчендә, "Ашыгыч ярдәм" машинасын 703 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 75е бәхетсезлек очрагы булып, 12сендә балалар сәламәтлегенә зыян килгән. Бу атнада 3 юл-транспорт вакыйгасында 4 кеше каза күргән. Һәлакәт урынында беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң өч кешене Бөгелмә травмпунктына китергәннәр, икесен район хастаханәсенә салырга туры килгән....
-
Укучы иҗаты: Әбием
Бисмилласын әйтеп, кояш баткач, Авыз ача минем әбием. Тәмле җимешләрне сайлап кына Авызына каба әбием. Бисмилласын укып, намазына Баса алганга да сөенә. Күңеленең чисталыгы белән Матур булуына ирешә. Теле белән динен саклап калган Татар халкым бүген үсештә Мәчет манарасы һәр авылда Һәр шәһәрдә күккә ирешә. Сәхәр ашый әби, таң туганда,...
-
Бөгелмәдә - Мөбарәк Рамазан ае
Шәһәребез һәм район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре уза. 16 июнь көнне Подстанция районындагы "Бәдр" мәчетендә "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы да шундый күркәм мәҗлес үткәрде. Ифтар башланганчы, килгән җәмәгать "Иң тәмле татар ашы" дип аталган конкурста катнаша алды. Әлеге бәйгедә уннан артык кеше катнашып, өйләрендә пешереп килгән тәм-томнарны башта жюри вәкилләре, аннан...
-
Булачак әниләр колагына: Йөклелекнең – үз кризисы
Әни булырга әзерләнү хатын-кызга үз тормышына бөтенләй яңа күзлектән карый башларга этәргеч бирә. Бер яклап, сабый тугач кына хатын-кыз үз тормышының нинди тирән мәгънәле булуын аңлый башлый; ә икенче яклап, хатын-кызның бу чорда психологик халәте дә шактый ук үзгәрә, ул бик сизгер күңеллегә, тиз рәнҗүчәнгә дә әйләнергә мөмкин. Бигрәк тә,...
-
Бөгелмәдә “наркотикларсыз тормыш” дигән чара булып узды
"Радуга" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре шәһәр урманарына чыгып, узып баручылар белән шул темага әңгәмәләр кордылар, аңлату эшләре алып бардылар. Максат - наркоманиягә каршы тору, наркотикларга бәйле җинаятьчелекнең азуына юл куймау, психоактив һәм наркотик матдәләр кулланудан баш тартуга омтылыш уятырга кирәклеге проблемаларына җәмәгатьчелекнең, бигрәк тә яшьләрнең...