22 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Татарстан авылларында яшәүчеләр кимегән
1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 3 миллион 868 мең кеше гомер итә. Бу хакта Федераль статистика хезмәте җиткерә.
-
Игътибар, һава торышы бозыла!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе республикада һава торышының бозылуы турында кисәтә.
-
Илназ Гариповның машинасына һөҗүм иткәннәр!
Яңа ел алдыннан һәм шушы атнада Казанда җырчы Илназ Гариповның машинасына билгесез затлар һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә Lexus RX330 машинасының тәрәзәләре һәм фаралары ватылган. Илназның үзе белән сөйләшеп булмады, кызганыч. Шуңа күрә җырчының продюсеры Илфак Шиһапов белән эләмтәгә кердек.
-
“ТНГ-Групп” җәмгыятендә шәһәр башлыгы белән очрашу
Ел башы - узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Шул уңайдан һәр оешмада коллектив җыелышлары уза. 21 гыйнвар көнне ул "ТНГ-Групп" җәмгыятендә дә булып үтте. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров та катнашты.
-
Эшлекле сөйләшү
Әйткәнебезчә, узган атнада авыл җирлекләрендә - исәп-хисап сессияләре, ә шәһәрд предприятие-оешмаларның хезмәт коллективлары җыелышлары башланды. 20 гыйнвар көнне "ТатНИПИнефть" институтында узган шундый җыенда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.
-
Бөгелмә “Сәяси лидерлык мәктәбе”
Бөгелмәнең "Яшь гвардия" бүлеге әгъзалары "Сәяси лидерлык мәктәбе" проекты кысаларында Бөгелмә районы яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигының урынбасары Константин Круглов белән очрашты.
-
Бөгелмә медиклары дуңгыз гриппы турында нәрсә ди
Республикада А/Н1N1/2009 гриппының дүрт очрагы теркәлде.
-
Бөгелмә укучылары Бөтенроссия фән олимпиадалары буенча җиңүчеләр һәм призерлар
Татарстанда уку дисциплиналары буенча мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы башланды.
-
Шәһәр мэры Линар Закиров Бөгелмә механика заводы эшчеләре белән очрашты
Бөгелмә механика заводының хезмәт коллективы 2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгелә де.
-
"Ак Барс" хоккейчылары бүген Магнитогорскида "Металлург командасына оттырды.
Уенның төп һәм өстәмә вакытында алкалар кертелмәде. Ә буллит сериясендә боз хуҗалары өстенлеккә иреште.
-
Татарстанда 356 кешенең башына исерткеч эчемлек җиткән
Узган 2015 елда Татарстанда 356 кеше исерткеч эчемлек белән агулану аркасында якты дөньядан киткән.
-
Урамнарда – эт көтүе
Газета редакциясе урнашкан "СУ-2" районы халкы юлсызлыктан бер интексә, икенче бәла булып өер-өер йөргән эт көтүләре тора.
-
Бөгелмәдә бераз салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә-мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 22 гыйнварда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.