21 февраль 2017 яңалыклары
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Самара өлкәсе Камышлы авылыннан Миңсылу апа Билалова кушылды
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Самара өлкәсе Камышлы авылыннан Миңсылу апа Билалова кушылды. Ул фотода игезәк кызлары Гөлназ һәм Гөлнар белән. Бәйгегә фотолар 26 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 27 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез. Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп...
-
Татарстанлылар 100 мең сумга бер кило тоз саткан
Камчаткада яшәүче 28 яшьлек бер кыз «Вконтакте» социаль челтәре аша 100 мең сумлык кием-салымга заказ биргән булган. Тик аңа посылкада күлмәкләр урынына бер кило тоз салып җибәргәннәр. Кыз бу хакта полициягә хәбәр иткән. Ул шалтыраткан телефон номерының Татарстанда теркәлгән булуын ачыклаганнар. Тикшерү бара.
-
Берничә төбәк тулысы белән су астында калырга мөмкин
Әйләнә-тирә мохит һәм климат физикасы лабораториясе галимнәре әнә шундый фикергә килгән. Россия төбәкләренең су астында калу ихтималына сәбәп итеп мәңгелек туңның эрүе китерелә. Ярты гасыр эчендә Арктика катламы нык үзгәргән. Элек анда минус 10 градус булса, 2015 елда инде минус 5 градус булган. Плюс 1 гардус булгач, туң эри һәм...
-
Воспитательница детского интерната украла у ребёнка почти полмиллиона рублей
По версии следствия, социальный педагог воспользовалась своим служебным положением и сняла с карты мальчика всю социальную пенсию. В городе Волгодонске Ростовской области 25-летняя воспитатель интерната для умственно отсталых детей подозревается в краже у своего воспитанника Алексея М. полумиллиона рублей. Педагогу вверялось имущество всех детей в группе. По словам источника, девушка...
-
8 яшьлек кыз күлдәге боз астына киткән
Кыз таудан тюбингта шуганда күлнең җылу урынына эләгә һәм суга төшә. Бу хәл Казанда Кабан күлендә Камал театры тирәсендә була. Бәхеткә, баланы судан тиз тартып алалар.Әлеге урыннан җылылык трассасы үтә икән, шуңа күрә су катмый.
-
Яздан – Төркиягә
"Победа" лоукостеры ("Аэрофлот" төркеменә керә) шушы язда Төркиягә рейсларны ачарга планлаштыра. Бу хакта "Аэрофлот" компаниясе генераль директоры Виталий Савельевка сылтама ясап, ТАСС хәбәр итә. "Күптән түгел Аланьяга керү хокукын алдык. Рейсларны яз көне ясый башлачакбыз", - дип сөйләгән Савельев. Аннан алда Россия Федерациясе Транспорт министрлыгының "Победа"га Мәскәүдән Төркиянең Аланья шәһәренә...
-
Ренат Ибраһимов 70 яше тулганда сигезенчегә әти булды
Мәскәүдәге балалар табу йортларының берсендә Ренат Ибрагимовның кызы туды. Хатыны Светлана һәм сабый үзләрен яхшы хис итә. Узган елны биргән интервьюсында җырчы, халык юраулары буенча малай булырга тиеш, дигән иде. Хәтта Әхмәт исеме сайлап куюын әйткән иде. - Без бит УЗИ ясатмыйбыз, ул бик начар әйбер. Малай булыр дип көткәч,...
-
Бөгелмәнең Үзәк китапханәсендә беренче электрон укучы билеты тапшырылды
Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән. Китапсыз күңел - буш күңел, китапсыз йорт - нурсыз йорт, китапсыз милләт - кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без андыйлардан түгел! Әлегә… Без - китаплы халык. Безнекеләр гыйлемле булган, борын-борыннан китап укыган. Бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән кулъязма китаплар шул хакта сөйли. Китап дигән сихри дөнья...
-
МакSим Татарстанның атказанган артисты булды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә МакSимга (Марина Максимовага) "музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен" "Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде. Бу Татар-информ хәбәр итә. Таныклык һәм күкрәк билгесен җырчыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан...
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә - Бөгелмәдән Светлана Вәлитова
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә - Бөгелмәдән Светлана Вәлитова. Бәйгегә фотолар 26 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 27 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез. Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1...
-
Чаллыда алма белән тончыккан бала комада
Чаллыда табиблар алма белән тончыккан бер яшьлек бала гомере өчен көрәшә, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шәһәр сәламәтлек саклау идарәсеннән. Баланы баштан Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП)китергәннәр, анда аңа ашыгыч рәвештә фибробронхоскопия ясалган. Йоткылыктан зур алма кисәге алынган. Идарә вәкиле хәбәр итүенчә, алманы балага әбисе чистартып биргән, үзе янында...
-
Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе үтте
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы бәйрәм уңаеннан Бөгелмә шәһәренең 1 нче урта мәктәбендә Муса Җәлил шигырьләрен уку бәйгесе узды. Бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләреннән 1 - 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Мәктәп укучылары патриот шагыйребезнең әсәрләрен татар телендә яттан сөйләделәр. Җиңүчеләр башлангыч һәм 5 - 8 нче...
-
Бөгелмәлеләрне «Масленица» бәйрәменә чакырабыз
26 февраль көнне 11 сәгатьтә Ленин урамы, 45 нче йорт адресы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы) «Масленица - блинница - скоморошья родительница» дип исемләнгән чара узачак. Бәйрәм программасында: - Сәхнәләштерелгән күңелле тамаша; - Уеннар һәм ярышлар, коймак белән сыйлаулар, кулдан эшләнгән товарлар ярминкәсе. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!
-
«Неделя мужества» в Бугульмe
На днях в рамках всероссийской акции «Неделя мужества» в ОМВД России по Бугульминскому району состоялся День открытых дверей для учащихся кадетской школы. Подростки ознакомились с работой различных подразделений Отдела. Знакомство с деятельностью ОВД началось с Дежурной части. Начальник ДЧ майор полиции Иван Ионов поделился с ребятами секретами работы «дежурки». Как...
-
Бүген Бөгелмәдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
2017 елның 21 февралендә 13 - 17 сәгатьтә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру җәһәтеннән, "Единая Россия" партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (адрес: М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә) нотариус Н.С. Әбҗаббарова гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен телефон: 4-03-99.