Әгәр итсәң берәүгә син изге эш, үзеңә дә килер шундый ук өлеш
Элек-электән хәйрия, сәдака тарату татар халкы гореф-гадәтләрендә булган. Динебездә гомер-гомергә дәвам иткән хәйриячелек бүген дә тукталмый. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: "Изгелек кылуда бер-берегез белән ярышыгыз", - диелгән. "Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер", ди халык мәкале дә.
16 июль көнне, Ураза бәйрәме алдыннан, "Ирхәм" мәчете имам-хатибы Наил...