Шәһәрне яшелләндерү эшләре
"Горзеленстрой" җәмгыяте директоры сүзләренә караганда, шәһәрне яшелләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла. Соңгы 4 ел эчендә бу эшкә җирле бюджеттан 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә урамнарны 30 төрле 600 мең чәчәк утыртылган түтәлләр бизи. Киләчәктә башка төр чәчәкләр: лаләләр, лилияләр утырту күздә тотыла. Тик бу эшләрне башкарып...
"Горзеленстрой" җәмгыяте директоры сүзләренә караганда, шәһәрне яшелләндерү эшләре ел дәвамында алып барыла.
Соңгы 4 ел эчендә бу эшкә җирле бюджеттан 35 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә урамнарны 30 төрле 600 мең чәчәк утыртылган түтәлләр бизи. Киләчәктә башка төр чәчәкләр: лаләләр, лилияләр утырту күздә тотыла. Тик бу эшләрне башкарып чыгу өчен җәмгыятькә финанс ярдәме кирәк. Аны теплицаларны яңарту, корыган агачларны кисү өчен күтәрткечләр сатып алуга тотачаклар. Бөгелмә шәһәр мэры Линар Закиров бу эшне контрольгә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia