Мәктәпләр 15 августка әзер булырга тиеш
8 июльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган традицион киңәшмәдә катнашучыларны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин - республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлауның барышы, ФАПлар төзелеше белән, ә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов асылмалы элемтә линияләрен җыештыру, "Халык контроле"нең эшчәнлеге белән таныштырды.