Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Мәктәпләр 15 августка әзер булырга тиеш

8 июльдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рә­ислегендә узган традицион киңәшмәдә катнашучыларны төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин - республикада күпфатирлы йортларны, мәктәпләрне капиталь ремонтлауның барышы, ФАПлар төзелеше белән, ә мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов асылмалы элемтә линияләрен җыештыру, "Халык контро­ле"нең эшчәнлеге белән таныштырды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Йортларны төзекләндерү барышы

Рәсми мәгълүматлар буенча, 30 муниципаль берәмлектә 215 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү тәмамланган, 3475 миллион сумлык эш башкарылган, ул - еллык лимитның 80 проценты (Бөгелмә муниципаль районында 73,5 процент). Шул ук вакытта дәүләт торак инспекциясе башкарылган эшнең 51 процентына гына КС-2 актларын кабул иткән. Бөгелмә муниципаль районында 194,18 миллион сумлык эш эшләнгән. Бу еллык планның 73,5 процентын тәшкил итә. 56,2 миллион сумга КС-2 актлары (39,4 процент) кабул итеп алынган. 7 күпфатирлы йортны (барлыгы 50 йорт) төзекләндерү тәмамланган, шуның 3есен дәүләт торак инспекциясе кабул иткән. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләренә 33,86 миллион сум акча күчерелгән. Дәүләт инвестицияле төзелеш идарәсенә торак милекчеләреннән 45,77 миллион сум акча (план - 43,12 миллион сум) җыелган.

Әйткәнебезчә, республикада барлыгы 198 идарәче компания (ИК) һәм 852 торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) эшчәнлек алып бара. Шулардан нибары 37 ИК һәм 26 ТМШ генә июнь ае өчен чагыштыру актлары төзегән. 28 муниципаль берәмлек, алар исәбендә безнең район да бар, квартал отчетларын формалаштырган.

Киңәшмә вакытында ике контурлы казаннар урнаштыру мәсьәләсенә кагылдылар, 2012 елда Татарстанда 5092 фатирга аерым җылылык кертү планлаштырыла. 1928 фатирда бу эш башкарылган. Бөгелмәдә план буенча быел 350 шундый җайланма урнаштырылырга тиеш булып, бүгенге көнгә халыктан шул санда гариза кергән, алар белән 140 килешү төзелгән.

"Иң мөһиме, җылыту сезоны башланганчы казаннарны урнаштыруны тәмамларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мәктәпләрдә ремонт сыйфатлы булырга тиеш

Мәктәпләрне капиталь тө­зекләндерүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин барлык 163 объектта эш баруын хәбәр итте. Тәмамлау вакыты - 15 август. Министр билгеләвенчә, 6 июльгә мәктәп төзелеше мәйданчыкларында 905 тәртип бозу ачыкланган. Аларны бетерү буенча эш бара.
Бөгелмә шәһәрендә 6 урта мәктәп капиталь ремонтлана. Төзекләндерү барышында объектларда 27 җитешсезлек ачыкланган. Шуның 8ен төзәтү өстендә эшлиләр.

Министр әйтүенчә, мәктәп­ләргә капиталь ремонт уздыру барышында киткән төп ким­челекләр - түбә ябуда технологияне бозу; тәрәзә блокларына, изоляция материалларына паспортлар һәм сыйфат сертификатлары булмау; рөхсәт итү-башкару документлары юклык; техника һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлмәве; объектлардан чүп-чарның вакытында чыгарылмавы.

Халык сәламәтлеге турында кайгыртып…

Киңәшмәдә шулай ук 2012 елда ТР муниципаль бе­рә­м­­­­­­­­лекләрендә ФАПларны тө­зү, агымдагы һәм капиталь тө­зекләндерү программасының әлегә бик йомшак оештырылганлыгы турында да әйтелде. Модульле ФАПларны тапшыру - 2012 елның ноябрь ае. Бөгелмә районының Таллы Бүләк авылында медпунктны кую өчен фундамент әзерләнгән, якын көннәрдә монтажлау эше башланачак икән. ФАПларны ремонтлау эше график буенча башкарыла.

Шәһәр йөзен матурлау өчен

Киңәшмәдә көн кадагында торган тагын бер мәсьәлә - асылма элемтә линияләрен һәм һава-кабель чыбыкларын җир астына күчерү мәсьәләсе дә каралды. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов башкарылган эш турында сөйләде. Бу сорауда да Рөстәм Миңнеханов үзләренә алган вазифаларына салкын караучы операторлар турында катгый фикерен белдерде: "Без вакыт бирдек, алар белән аңлашып эшләргә тырышабыз. Әгәр дә аларның бары тик акча эшлиселәре генә килә икән, бу дөрес позиция түгел".

Бөгелмә муниципаль районында җәмгысе 78,5 километр озынлыктагы кабельләрне яшерергә кирәк булып, бүген­гә шуның 5,5 километры җыеш­тырылган, 215000 сумга штраф түләтергә 2 карар чыгарылган. Киңәшмәдә катнашкан ТВТ вәкиле бу эшне башкаручылар белән өчьяклы килешү төзелүен, подрядчыларның бил­геләнүен әйтеп, август аенда эшне башлап җибәрәчәкләренә ышандырды.

Халык контролендә

"Халык контроле" системасы - хилафлыкларны ачыклауның яхшы ысулы.

Министр әйтүенә караганда, теге яки бу мәсьәләне хәбәр итү мөмкинлегеннән татарстанлылар 1,5 мең тапкыр файдаланган. "Системаның 27 категория­се бар, аларның 14е гражданнарда зур кызыксыну уятты", - диде Роман Шәйхетдинов. Аның фикеренчә, барлык гаризаларны да 10 көн эчендә үк чишеп булмый. "Ләкин әгәр дә кулланучыга кимчелекне конкрет көнгә бетерергә вәгъдә иткәннәр икән, шул вакыт эчендә эшне тәмамлауны контрольдә тотарга кирәк", - дип кисәтте министр.

Президент һәрбер муниципалитетта "Халык контроле" сис­темасы буенча эшне оештыруга җаваплы затлар билгеләнергә тиешлеген искәртте һәм, кирәк икән, шушы максатларда укыту семинарлары үткәрергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: капремонт мәктәп