Үзебезнеке – үзәктә
4 июль көнне Техника йортында алкогольле продукция әйләнешен көйләү һәм кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә законнар үтәлешенә кагылышлы сораулар буенча киңәшмә булып үтте.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, кече һәм урта бизнес вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.
Иң элек киңәшмәдә катнашучылар Техника йортында оештырылган үзебезнең төбәк җитештерүчеләренең бик бай күргәзмә-презентациясен карадылар, җирле продукциягә дегустация үткәреп, аларга үз күзлекләреннән бәя бирделәр. Шәһәребезне башка төбәкләргә, хәтта чит илләргә дә танытучы "ТНГ-Групп", "ТатНИПИнефть", "БМЗ" һәм башка җәмгыять-предприятиеләрнең яңалыклары белән таныштылар.
Алга таба урта һәм кече бизнес вәкилләре, мөхтәрәм җитәкчеләр, зур залга җыелышып, киңәштеләр.
Шәһәр һәм район җитәкчелеге урта һәм кече бизнес үсеше өчен барысын да эшли, ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә безнең урта һәм кече бизнес предприятиеләре җитештергән продукция тулаем күләмнең бары тик 13 процентын гына тәшкил итә, ә ике ел элек ул 10 процент булган. "Мин 3 процент үсешне минималь дип саныйм һәм ул быел, кимендә, 20 процентны тәшкил итәргә тиеш дигән максат куябыз. Урта һәм кече бизнес һәрвакытта да безнең өчен беренче планда булды һәм булачак. Моның өчен барысын да эшләячәкбез", - диде шәһәр мэры И.Касыймов чыгышында.
Алга таба сүз икътисад һәм территориаль үсеш бүлеге начальнигы М.Шәмсетдиновага бирелде. Ул Бөгелмә муниципаль районында җирле җитештерүчеләр товарларының кулланучылар базарында әйләнеше хакында бәян итте. Әйе, үзебезнең товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле хезмәте район халкы тормышының муллыгына да бәйле. Кызганычка күрә, соңгы вакытларда азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең саны шактый кимегән. Бу сату-алу предприятиеләренең товар әйләнешенә дә тәэсир итмичә кала алмаган, билгеле. Бүгенге көндә исә бигрәк тә азык-төлек продукциясе җитештерүдә нәтиҗәле эшләүче предприятиеләр булып Бөгелмә сөт комбинаты, 1 нче һәм 2 нче ашлык продуктлары комбинатлары санала. Ә товар җитештерүчеләрнең товарларын сатуга куеп, әйләнешкә тапшыру - сату нокталары эшмәкәрләренең бурычы. Бу юнәлештә "Медуница" сәүдә челтәре эше нәтиҗәле. Алар һәрдаим витриналарын "Татарстанда җитештерелгән" тамгалары һәм башка төрле үзенчәлекле ысуллар белән бизиләр һәм җирле товар ассортименты да аларда шактый бай.
Бөгелмә районы буенча "Роспотребнадзор" җитәкчесе Марат Рәхимов җиткергәнчә, җәмәгать туклануы һәм азык-төлек продуктларын сату предприятиеләрендә чыгарыла һәм кулланышка тапшырыла торган барлык продуктлар да санитар норма кагыйдәләренә туры килми, аларның саклану шартлары бозылу очраклары да шактый. Мәсәлән, быелның 6 аенда бу өлкәдә 54 тикшерү үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә 121 штраф салынган, бу - 157 мең сумлык.
Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко исә алган тәэсирләре белән уртаклашты: "Бөгелмә - бик уңайлы, матур шәһәр. Тиккә генә ул үткән ел төзекләндерү буенча Россиядә 3 нче урын алмады бит. Монда муниципаль хакимиятнең һәм, билгеле инде, үзләренең территорияләрен матурлап, шәһәрне төзекләндерүгә чаралар бүлеп бирүче эшмәкәрләрнең дә өлеше зур. Биредәге күргәзмә дә Бөгелмәдә халыкның бик булдыклы булуының ачык мисалы, - дип билгеләп үтте. - Бүгенге көндә ил, республика тарафыннан да эшмәкәрлеккә бик зур игътибар бирелә һәм авылларда эшсезлек диючеләргә мин анда яшәүчеләрнең мәсьәләгә җитди карамаулары гына дияр идем", - дип, үз фикерләрен җиткерде ул.
Алга таба И.Марченко авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясендәге, атап әйткәндә, составына спирт кергән һәм алкогольле продукция әйләнешен көйләү, кулланучылар хокукын яклау, социаль әһәмияткә ия булган азык-төлек товарларын сату өлкәсендәге барлык сораулар буенча халыкны кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа