20 май 2015 яңалыклары
-
Бөгелмәнең йолдызлы капкалары
Бөгелмә шәһәренең Подстанция районында хәзерге вакытта юбилей медаленә ия булучы 11 ветеран яши. Һәм бүген аларның өйләре йолдыз кебек балкый - капкаларына бәйрәм символлары - Җиңү һәм Ватан сугышы орденнары төшкән стикерлар ябыштырып чыктылар. "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Сөмбел Гәрәева инициативасы белән үз хәләл акчасына оештырган чара 8 нче мәктәп...
-
“Мәк-2015” операциясе старт ала
Татарстанда "Мәк" операциясе - Гомумроссия оператив-профилактик чара старт ала. Операциянең максаты - законсыз чәчелгән мәк, киндер һәм составында наркотик матдәләр булган башка үсемлекләрне, шул исәптән кыргый чыганакларны, шулай ук үсемлек чимал-наркотикларны ташу юлларын ачыклап, юк итү. Россия ФСКН Татарстан идарәсе оештырган әлеге эшкә эчке эшләр органнары, ФСБ идарәсе, чик буе,...
-
Бөгелмәләргә пенсия кенәгәсе бирелмәячәк
Агымдагы елның 1 июненнән башлап, Пенсия фонды ТР идарәсенең территориаль бүлекләре пенсиягә чыгучыларга кенәгә бирми башлыйлар. Бу 2015 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән "Иминият пенсияләре турында" дигән Федераль Законга нигезләп эшләнә. Закондагы үзгәреш Татарстанда яшәүче пенсионерларның социаль хокукларын яклау юнәлешендәге эшләргә комачаулык тудырмаячак, дип ышандыра белгечләр. Бу хакта тулырак аңлатманы...
-
Бөгелмәбез чистамы
Республика территориясен чүп-чардан чистарту санитар икеайлыгы тәмамланырга аз вакыт калса да, шәһәребездә тулысынча чисталык урнаштырылды дип әйтергә иртәрәк әле, чөнки май ае ахырына якынлашып килүгә дә карамастан, кеше кулы тимәгән урыннар да бихисап Бөгелмә урамнарында. Бу сүзләр бигрәк тә үзәктән читтәрәк булган территорияләргә кагыла. Мин үзем менә 20 елдан артык...
-
Яшьләргә – грант
ТРда яшьләргә социаль проектларны гамәлгә ашыру өчен грант бирү буенча конкурска документлар кабул итү 30 майга кадәр озайтылды. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белдерә. Әлеге конкурс Татарстанның хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында уздырыла. Конкурста катнашу өчен министрлыкка заявка һәм проект...
-
Бөгелмә отличниклары
Быел Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закировның "Аванта" исемендәге премиясе сертификатларына 67 укучы бала лаек булды. Болар - төрле фәннәр буенча республика һәм Россия күләмендә уздырылган олимпиадаларда җиңүчеләр. Аларны 15 май көнне Техника йортында тантаналы төстә тәбрикләделәр. Иң күп сертификатка 6 нчы мәктәп укучысы Алексей Красников лаек булды. Бу аңлашыла да....