20 февраль 2017 яңалыклары
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Татар Димскәе авылыннан Альбина Хасиятуллина кушылды
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Татар Димскәе авылыннан Альбина Хасиятуллина кушылды. Ул фотода оныгы Диана белән.
-
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар ачыла
1 марттан ташламалы авиамаршрутлар старт ала. Алар: Казан - Түбән Новгород - Казан һәм Пермь - Самара - Пермь. Рейсларны финанслауда Татарстан, Самара, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәләре катнаша. 2017 елда Татарстанның "ЮВТ АЭРО" авиакомпаниясе барысы 15 субсидияле маршрутларны башкарачак. Апрельдә Тбилиси - Казан туры даими рейсы да ачылачак. Кама...
-
Татарстанда ерткычлар юлда очраган барлык этләрне ботарлаган имеш
Социаль челтәрләрдәге хәбәрләргә караганда, Саескан тавы (Сорочьи Горы) янында аучылар буре өеренә юлыкканнар икән, имеш. Алексеевск районы ягыннан Кама елгасы аша чыккан ерткычлар юлда очраган барлык этләрне юк итеп барганнар. Аучылар бер бүрене атып ала алганнар, ди. Фотодан күренгәнчә бу бик зур бүре, авырлыгы 70-80 килограммга җитәргә мөмкин. Бүреләрнеӊ кайсы...
-
Кибетләргә 37 мең тонна паразит эләкмичә калган
Узган ел 678 000 экспертиза уздырылган. Казан кибетләрендә уздырылган тикшерүләр аянычлы нәтиҗәләр биргән. Ветеринария өлкәсендә генә дә 688 хилафлык табылган. Шулай итеп ел дәвамында 37 мең тонна паразит, бозык ит кибет киштәләренә эләкмичә калган. almet-rt.ru
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмәдән Айгөл Төхбәтуллина кушылды
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмәдән Айгөл Төхбәтуллина кушылды. Ул конкурска әнисе Гөлшат белән төшкән фотосын җибәргән.
-
Линар Закиров шәһәрне кардан чистарту эшен көчәйтүне таләп итте
Татарстан синоптиклары 18 - 22 февральдә һава шартларының кискен начараюы турында хәбәр итте. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, кар явуы, юеш кар, кайбер районнарда томан төшүе көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров оператив киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә шәһәрне кардан чистарту эшләренең барышы турында сөйләштеләр. Очрашуда аның урынбасарлары,...
-
Татарстандагы коточкыч юл һәлакәтендә бер ана ике улын югалткан
Теләче районында коточкыч юл һәлакәте булган. «MitsubishiASX» машинасы белән идарә итүче 47 яшьлек хатын-кыз каршы як полосага чыгып, «ToyotaLandCruiserPrado» машинасы белән бәрелешкән. «MitsubishiASX» автомобилендә 5 кеше булган: машина идарә итүче хатын-кызның ире, ике улы һәм тагын бер 28 яшьлек кыз. Һәлакәт нәтиҗәсендә, машина белән идарә итүченең 7 һәм 28 яшьлек...
-
Ягез әле, әтиләр!
Шушы исем астында шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, әтиләр өчен бәйге уздырдылар. Аны мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештырган иде. "Ягез әле, әтиләр!" бәйгесендә биш гаилә катнашты. Конкурс барышында әтиләр чын ир-егет нинди булырга тиешлеген дәлилләде. Алар...
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә - Бөгелмәдән Зилә Мәгъсүмова
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә - Бөгелмәдән Зилә Мәгъсүмова. Бәйгегә фотолар 25 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 26 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез.
-
Бөгелмәдә “Ягез әле, әтиләр!” бәйгесе үтте (ФОТОЛАР)
-
Бала чактан газиз ул миңа...
Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган традицион бәйрәм чарасы булып узды. Анда Бөгелмә районынңа яшәүче һәм үз туган телләрен саклау өстендә армый-талмый эшләүче төрле милләт вәкилләре, Техника йортының иҗат коллективлары, мәктәп укучылары, бакча балалары катнашты. Чара барышында Халыкара туган тел көненең билгеләп үтелә башлау тарихы турында мәгълүмат...
-
Бәрәңге согының 7 төрле файдасы турында КИҢӘШЛӘР
Бәрәңге согында иммунитетны яхшырта торган С витамины бар. Икегә аерылган юка чәчләрне шулай ук бәрәңге согы белән дәвалыйлар. Аны чәч төбенә сылап 20 минут тотыгыз да юып төшерегез. Коры бит тиресен мамыкка манылган бәрәңге согы белән дымландырыгыз. Бәрәңге согы йөрәк өчен дә файдалы, ул холестерин күләмен киметә. Гастрит вакытында бәрәңге...
-
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә - Бөгелмәдән Регина Максимова
"Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесендә Бөгелмәдән Регина Максимова. Сез дә якын кешегезгә бүләк ясагыз - бәйгегә фото җибәрегез. Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр: 1 урынга - 1500лек, 2 урынга - 1000лек, 3 урынга - 500 сумлык "Матурлык" сертификатлары...
-
Бөгелмәлеләр “Татарстан чаңгы юлы – 2017” ярышларында катнаштылар (ФОТОЛАР)
-
Бензин ягуны киметүнең 6 ЫСУЛЫ
Бензинга хаклар даими артып барган вакытта без еш кына чыгымнарыбызның бу өлешен ничек итеп киметергә икән дип уйланабыз. "Матбугат.ру" тәҗрибәле автомобиль йөртүчеләрнең бу өлкәдәге кайбер серләрен тәкъдим итә. Алар сезгә ягулыкны исраф итмәскә ярдәм итәр. 1. Машинагызның төзеклеген даими тикшереп торыгыз Төзек автомобиль - ягулыкны сак тотынуның нигезе. Автомобильнең бар...