19 декабрь 2012 яңалыклары
-
Мәктәпләрдән язалар
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 9 нчы урта мәктәбеннән бер кочак хат алдык. Алар: "Соң булса да, уң булсын", - дип, Әниләр көненә багышлап язылган матур язмалар, шигырьләр юллаганнар. Мондый иҗат җимешләрен бастырырга бервакытта да соң түгел, чөнки без бәйрәмнәр-дә генә түгел, көн саен, минут саен Әниләр турында матур, җылы сүзләр язып...
-
Моны белергә кирәк
Улыма пенсияне ничек юлларга? СОРАУ: Ирем белән мөнәсәбәтләрне рәсмиләштермичә, ягъни язылышмыйча гына яшәдек. Чөнки ул беренче хатыны белән аерылыша алмады, хатыны ризалык бирмәгән иде. Быел сентябрь аенда ул йөрәк өянәгеннән кинәт кенә үлеп китте. Улыбыз 8 яшендә ятим калды. Ә ул минем фамилиядә йөри. Улыма туендыручысын югалту сәбәпле пенсияне ничек...
-
Торба “оча” – акча “ага”
Нефть чыккан төбәкләрдә теләсә нинди юл белән акча эшләп була, шул исәптән законсыз юл белән дә... Тормыш күрсәтүенчә, вакытында мөмкинлектән файдалана бел генә икән. Дөрес, мондый гамәлләрнең соңгы бәясе ни хакка төшүе турында да онытмаска кирәк.
-
Салам да үлән генә димә...
Суд залыннан Бөгелмә шәһәр суды аеруча зур күләмдә наркотик матдәне законсыз алганы, саклаганы өчен 24 яшьлек С.ка мөнәсәбәтле җинаять эшен карады (РФ Җинаять кодексы, 228 нче маддә, 2 нче өлеш).
-
Эш урынын аттестацияләү – хезмәт шартларын бәяләү ул
Эш урынында шартларның ни дәрәҗәдә зарарлы булуын, аның кеше организмына нинди зыян китерү ихтималын белү максатында, эш урыннарын аттестацияләү уздырыла. Искә төшерик, хезмәт турындагы законнар нигезендә, эш урыны - кешенең даими, яисә эшенә бәйле рәвештә барып йөри торган һәм эш белән тәэмин итүченең теге яки бу дәрәҗәдә контролендә торырга тиеш...
-
Яңалыклар
Ятимнәр әниле булсын дип Декабрь башында Мәскәүдән "Беренче канал" телевидениесе хезмәткәрләре Бөгелмә балалар йортында булып, ике баланың видео-паспортын әзерләделәр. "Видеопаспорт" - ятим балаларны уллыкка алырга теләүчеләр өчен мәгълүматлар әзерләү белән федераль дәрәҗәдә шөгыльләнү программасы ул. Җитәкчесе - "Пока все дома" программасының алып баручысы Т.Кизяков. Бөгелмә балалар йортында төшерелгән сюжет декабрь...
-
Ветеранга хөрмәт кирәк
"Бөгелмә авазы" газетасын күптән алам һәм бик яратып укыйм, еллыкны җыеп барам хәтта. Газета укучылар төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр хезмәткәрләргә һәм гадел җаваплар алалар. Мине борчыган бер сорауга да җавап табарга ярдәм итегез, зинһар.
-
Арту сизелә
16 декабрьдә Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә булып узды.
-
Ел нәтиҗәләре
14 декабрь көнне хакимият бинасында, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыклары җитәкчеләре белән берлектә, ел әйләнәсенә эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясалды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов рәислек итте.
-
Яңалыклар
Яңа елда ял көннәре Быел да Яңа елда ял көннәре озакка сузылачак. ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм мәшгульлек министрлыгында хәбәр итүләренчә, Татарстан халкын 30 декабрьдән алып, 8 гыйнварга кадәр сузылачак ял көннәре көтә. Шимбә - 29 декабрь көнне эшләп, 31 декабрь - дүшәмбе ял итәчәкбез. Халыкка юридик ярдәм...
-
Җем-җем утлар балкышы
Яңа ел бәйрәме якыная барган саен, аның чыршылары, җем-җем иткән утлар балкышы күңелләргә үзенә бер сихри матурлык хисе өсти кебек. Әмма фейерверкларны дөрес итеп сайлап ала белергә дә кирәк. Берничә нәрсәгә игътибар итсәгез, утлар бәйрәмдә сезгә бары тик шатлык кына китерер.
-
Сагынып көттек ел буе
2013 елны каршылаган тылсымлы мизгелләрдә без өйләребез түренә мәңге яшел чыршылар куябыз, өмет белән йолдызларга багабыз, "Котлы булсын Яңа ел!" дип, елларның матур килүен телибез.