19 февраль 2016 яңалыклары
-
Кировск шәһәрен коточкыч кар ташкыны баскан
Мурманск өлкәсенең Кировск шәһәрендә зур трагедия: коточкыч кар ташкыны шәһәрне баскан. Бер кеше һәлак булган, зыян күрүчеләр бихисап. Фаҗигагә таш алучы комбинаттагы шартлату эшләре китерергә мөмкин, дигән имеш-мимешләр таралган. Шулай ук, ни сәбәпледер, халыкны хәвеф-хәтәр турында кисәтү эшләре дә башкарылмаган. Прокуратура бу факт буенча тикшерү башлаган, дип яза «Газета.Ru».
-
Бөгелмә футболчылары беренчелек финалында
Бөгелмәнең "Энергетик" стадионында ир-егетләр арасында футбол буенча Татарстанның кышкы беренчелеге узды. Кыр хуҗалары - "Бөгелмә-Рунако" командасы былтыргы чемпион - Түбән Каманың "Шинник" командасын 1:0 исәбе белән җиңде.
-
Бөгелмәләр сәламәтлеген кайгыртып
Товар һәм азык-төлек продукцияләре җитештерүче һәр эшмәкәр һәм сатучы үз матди хәлен яхшыртуны гына күздә тотмыйча, җәмгятьнең һәм кешеләрнең сәламәтлеге турында да кайгыртырга тиеш. Агымдагы елда Әлмәт территориаль дәүләт күзәтчелеге органына саклау һәм куллану срогы чыккантовар сатылу, кайберләрендә тиешле мәгълүмат булмау турында 9 мөрәҗәгать керде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә гыйнвар аенда гына...
-
Бөгелмәдә чирләүчеләр кими башлаган
Узган атнада Бөгелмәдә "грипп" һәм "ОРВИ" диагнозы куелган авырулар саны 17 процентка кимрәк булган. Бөгелмә муниципаль районы "Роспотребнадзор" бүлеге мәгълүматларына караганда, 8 - 14 февральдә вируслы зәхмәт белән авырып китүчеләр 705 кеше булган, шуларның 586сы - балалар; 1 кешедә грипп ачыкланган. Татарстанда бер атна эчендә 87 кешегә "дуңгыз гриппы" дигән...
-
Бөгелмә үзәк китапханәсендә яңа күргәзмә ачылды
17 февральдә шәһәр үзәк китапханәсендә медицина учлищесы студентлары өчен "Наука и религия" ("Фән һәм дин") журналына багышланган тематик күзәтү үткәрелде. Сөйләшү барышында фән белән дин арасындагы каршылыклар, бәйсезлек һәм, киресенчә, элемтә, диалог, интеграциянең бөтен аспектлары яктыртылды. Журналның узганы, бүгенгесе, рубрикалары турында сүз барды. Бу уңайдан киң катлау укучылар өчен "Фән...
-
Бөгелмәдә "Ачыш" фәнни-гамәли конференциясе
16 февраль көнне шәһәребезнең 16 нчы урта мәктәбендә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, укучылар "Ачыш" дип исемләнгән XXI фәнни-гамәли конференциягә җыелдылар. Әлеге чара инде күп еллар үткәрелә. Укытучылар һәм укучылар арасында аның абруе да елдан-ел арта бара. Шулай булмас иде, аның эшендә дөньякүләм танылган галимнәр, әйдәп баручы укытучылар, башка өлкәләргә караган экспертлар...
-
Чит кеше хатыны татлырак...
Риваять Ни өчен ир-егетләргә чит кешенең хатыны татлырак булып күренә микән? Иң элек Аллаһы Тәгалә 10 ир-атны ясаган. Аларның берсе җир сөргән, икенчесе балык тоткан, өченчесе көтү көткән... Берникадәр вакыт үткәч, алар бергә җыелып, Аллаһы Тәгалә янына килгәннәр һәм: "Безгә нәрсәдер җитми, тормышыбыз боек, шатланыр җирлегебез юк", -- дип, аңардан...
-
“Пәп итүләр” тутырылган тартма
Риваять. Безнең заманда бөтен уебыз матди байлыкны, иминлекне арттыру турында гына. Халык инде күптән мәхәббәт җылысы, елмаюлар бүләк итү турында онытты дисәк, бер дә ялгышмабыз. Ә юкка түгел микән? Бервакыт әтисе алтын белән йөгертелгән бер рулон кәгазьне әрәм-шәрәм иткән өчен 3 яшьлек кызын бик каты ачулана. Акчага кытлык кичергән чорда,...
-
Аксакал сүзе
Заманына күрə - такмагы Төнлə, саташып, Айга үрелə. "Җенле" күзенə Пəри күренə. *** Ишектəге язу элек "Рəхим итегез!" иде. Ул түрə булып утыргач, "Шакып керегез!" инде. *** Кирəк икəн, ят иртəрəк, Күнек иртə торырга. Нигə инде сəгать угын Уңга-сулга борырга? Иҗат "Су артыннан баралар"... "Утырталар бодайны"... Җирле телевидение "Иҗат итə"...
-
Йөрəгенə тигəн...
Газетаның кайсыдыр санында укыган "татар теле укытучысы дигəн исемне аклады - 20 минут буе ирен сүккəндə, бер генə сүзне дə ике кабатламады" дигəн эчтəлектəге мəзəккə бəйле рəвештə искə төшкəн хəлне язып узыйм əле. Күрше Башкортстан районнарының бер авылында булган хəл бу. Авылда элегрəк кибет ябылгач, "гəрүчи" - ягъни исерткеч сата...
-
“Бар шундый кызлар,бар шундый малайлар!”
17 февральдə бөек балалар шагыйрəсе Агния Бартога 110 яшь тулды. Аның күпсанлы шигырьлəрен хəзерге балалар гына түгел, ə аларның əти-əнилəре, əби-бабайлары да яхшы белəлəр. Узган егерменче гасырның башында ук язылган булсалар да, ул шигырьлəр бүген дə үзенең кыйммəтен җуймаган: күп шатлык һəм файда китерəлəр, балаларда кече яшьтəн үк шəфкатьлелек, мəхəббəт...