18 март 2017 яңалыклары
-
«Тәмле көрәш»не алып баручы Булат Бәйрәмов: «Пешерә белмәүче эстрада йолдызлары – кызлары бар»
- Ә "Тәмле көрәш"кә килгән бар кунаклар да телеңне йотарлык итеп ашарга пешерәме? - Төрле очраклар була. Мәсәлән, кайчак пешереп бететергә вакыт җитми кала. Кайбер ризыклар 45 минут - 1 сәгать эчендә пешеп җитә алмыйлар бит. Әле бит экспертлар, белгечләр дә кунакка килә. Күптән түгел булган хәл. Вакыт калмады: бөтен...
-
Путин хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кушты
Россия Президенты Владимир Путин Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкрләр союзы съездының пленар утырышында катнашты. Чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында ул әлеге өлкәдә структур үзгәрешләр булдыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, сәнәгатьне профессиональ кадрлар белән тәэмин итү, алдынгы технологияләрне кертү, эшлекле климатны яхшырту, яңа эш урыннары булдыру кирәклегенә басым ясады. - Әлеге шартлар федераль,...
-
1 апрельдән Татарстанда санитар-экологик икеайлык башлана
Быел татарстанлыларны чисталыкка өндәү аккош үрнәгендә булачак. Республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ЭКОяз - 2017 нең символы итеп суда йөзүче матур кошны билгеләргә уйлый. Традиция буенча уздырылучы икеайлык башлануны көтеп тормыйча, Аккош үз территориясендә тәртип урнаштырган инде. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда ел саен уздырылучы санитар-экологик икеайлыгы 1 апрельдән башлана. Һәм...
-
Ана капиталына җиңел машина сатып алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасының өч оппозицион фрациясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы. Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә. Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган,...
-
Әлеге сәгатьләрдә Татар мәдәният үзәгендә “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале уза (ФОТОЛАР)
-
Иртәгә Бөгелмәдә Нәүрүз бәйрәме узачак
Барыгызны да Техника йорты мәйданында узачак "Нәүрүз" төрки халыклар фестиваленә чакырабыз. Чара 19 март көнне сәгатьтә 11дә башлана. Фестивальдә азәрбайҗан, тажик, үзбәк, башкорт милли-мәдәни үзәкләре һәм милли-мәдәни автономия коллективлары катнашачак. Язны безнең белән бергә каршы алыгыз!
-
Иртәгә Татар Димскәендә узачак “Ак йон” бәйрәменә рәхим итегез!
Бөгелмә муниципаль районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" учреждениесе, "Татар Димскәе авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Бөгелмә районы халкын һәм шәһәребез кунакларын 19 март көнне үтәчәк "Ак йон бәйрәме" татар фольклор бәйрәменә чакыра. Программада: - халык йолалары, җырлар, татар халкының гореф-гадәтләре; - татар халык ашлары дегустациясе; - декоратив-гамәли иҗат әйберләре...
-
Укытучылар грантлар, ташламалы шартларда торак белән тәэмин ителәчәк
КФУ ның Алабуга институтында быелгы чыгарылыш студентлары белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре очрашты. Министрның урынбасары Тимерхан Алишев белән бергәлектә республика грантлары, ташламалы шартларда торак белән тәэмин итү һәм башка ярдәм чаралары турында сөйләштеләр. Очрашу вакытында 10 нан артык сорау яңгырады, дип белдерәләр КФУ ның Алабуга институтының матбугат хезмәтендә....
-
ГМО: зыянлымы, файдалымы яки ансыз да яшәп булмыймы?
Соңгы вакытта дөньякүләм билгеле галимнәр генә түгел, хәтта Казан белгечләре дә кеше организмында ГМО тәэсире турында «чәкәләшә» башлады. Берәүләр, ул кешедә яман шеш барлыкка китерә, хатын-кызларны баласыз калдыра, дип чаң сукса, икенчеләр исә, бу фәннең алга китеше дип, ГМОны күккә чөя. Кемгә ышанырга? Гади халык галимнәрнең бәхәсләрен көтеп тора алмый:...
-
ЮХИДИ: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә
Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә, юлларда аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди. Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге...
-
Бүген Бөгелмәдә “Зәйтүнә” дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале узачак
"Зәйтүнә" дини җырлар һәм мөнәҗәтләр фестивале һәр яз саен шәһәребездә уза торган иң күренекле вакыйгаларның берсе булып саналырга хаклы. Традицион төстә Бөгелмәдә оештырыла торган бу бәйге, республикабыз чикләрен күптән узып, берничә ел инде "төбәкара" статусында үтә: анда Башкортстан, Самара һәм Оренбург өлкәсендә яшәүче кардәшләребез дә чыгыш ясый. 7 яшьтән башлап,...