15 октябрь 2015 яңалыклары
-
Безнекеләр – алда
"Бөгелмә-Рунако" спортчылары Татарстан Республикасы футбол чемпионатында беренче баскычны били. Икенче урында хәзергә - Түбән Каманың "Шинник", өченче урында - Чаллының "Камаз" командалары.
-
“Россиянең иң яхшы мәктәпләре”
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында илдәге иң яхшы мәктәпләр исемлеген төзегәннәр. Илдәге 500 иң яхшы уку йорты арасына Татарстанның 17 мәктәбе дә кергән. "Россиянең иң яхшы мәктәпләре" исемлегендә Казаннан - 9, Чаллыдан - 5, Түбән Камадан бер мәктәп бар. Шунысы куанычлы, әлеге исемлектә Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее һәм "Аерым...
-
Очрашу Казанда булачак
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган декабрь ахырында Казанга килергә планлаштыра. "Новости" РМА Төркиянең Россиядәге илчесе Өмет Ярдымга сылтама белән, Төркия Президенты Эрдоган Казанда Россия Президенты Владимир Путин белән очрашырга ниятли, дип белдерә. Очрашу декабрь ахырына тәгаенләнгән.
-
Хезмәткә хөрмәт
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Яңа Александровка авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Әлфия Шамил кызы ВӘЛИЕВА "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Хәтер исән
1552 елның 15 октябре. Бу көн - милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган Хәтер көне генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьләндерү, чистарыну көне дә.