15 май 2020 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан Республикасының илкүләм проектлар өлешендәге йөкләмәләре үтәлергә тиеш
Татарстан илдәге стратегик үсешнең 12 төп юнәлеше буенча дәүләт проектларын гамәлгә ашыруда катнаша.
-
Бөгелмәдә Илгизәр һәм Эльмира Вәлиевларны котладылар
Бүген, 15 май көнне, Бөгелмә шәһәренең "ТНГ-ГРУПП" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Илгизәр һәм Эльмира Валеевларны котлау тантанасы узды.
-
Быел Ураза бәйрәмендә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә мөселманнар җыелмаячак
Төбәк дини оешмалары бәйрәм намазын үткәрү форматы турында карар кабул итәчәк.
-
Рөстәм Миңнеханов: "Медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез".
ТР Президенты фикеренчә, барлык ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә бер үк төрле суммалар алырга тиеш.
-
Лимонның хикмәтләре - әчедән-әче әлеге җимешнең без белмәгән файдалы сыйфатлары турында сөйләшик әле.
Лимон химик составы буенча судан һәм лимон кислотасыннан тора.
-
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2020 елда теркәлгән беренче парны аерым билгеләп үттеләр.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган 2020 юбилей елын Ирина һәм Дмитрий Жариновлар (9 гыйнвар) ачтылар.
-
ТР Президенты Указы буенча күпбалалы өч анага медальләр тапшырылачак
Бүләкләрне Апас, Кукмара һәм Тәтеш районнары хатын-кызлары алачак.
-
РФдә тәүлек эчендә барлыгы 10 598 кеше зарарланган.
Бөгелмәлеләр арасында яңа авыру очрагы юк.
-
Кеше тормышында иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – гаилә ул.
Башта син туасың, аннары үзең тудырасың. Әгәр сезнең семьягыз булмаса, сезнең бернәрсәгез дә юк дип санарга мөмкин. Гаилә – бернинди акчага да табып булмый торган бәхет ул. Гаилә корыр өчен – мәхәббәт, ә аны саклап яшәү өчен сабырлык кичерә белү кирәк.
-
Бөгелмәдә булачак иҗтимагый киңлек проектын – Җәлил урамы буендагы Үзәк сулык янындагы территориянең концепциясен онлайн режимында тәкъдир итү узды.
Онлайн-фикер алышу кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларга игълан ителгән Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы кысаларында узды.
-
Бөгелмәдә 15 май һава торышы
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, җомга көнне, явым-төшемсез, әкрен җил.