15 апрель 2017 яңалыклары
-
Бушлай тикшерәбез дип шалтыратсалар, паспортыгызны өйдә калдырып барыгыз
Роспотребнадзорның Татарстан идарәсенә юлланган түләүле медицина өлкәсенә кагылышлы шикаятьләр саны соңгы өч елда өч тапкырга арткан. Кешеләр табибларның төгәл мәгълүмат бирмәвеннән, стоматология өлкәсендәге хезмәтләрдән канәгатьсезлек белдерә. Иң күп мөрәҗәгатьләр косметология тармагындагы тәртип бозуларга карый. - Соңгы елларда кешеләр табибларга караганда төрле ташламалар белән кызыктырган оешмаларга күбрәк йөри башлады. Халык төп...
-
Илназ Баһ артыннан ук Элвин Грей да кәчтүме белән шаккаттырды
Артист тормышы шулайдыр инде: өстеңэ кайчак әллә нинди киемнәр кияргә туры килә. Филипп Киркоров "каурый" каплап йөрсә, хатын-кыз образында "Я иду такая вся в Дольче Габана" дип җырлаучы Верка Сердючканың хәле тагы да мөшкелрәктер... Татар артистлары да кимен куймый. Әле шушы көнәрдә генә Илназ Баһның чәчәкле кәчтүмен "чәйнәгән" идек. Аның...
-
Бөгелмәдәге юл-транспорт һәлакәтендә кеше гомере өзелде: егетләр автоинспекторлардан качкан (+ФОТО)
Кичә төнлә Бөгелмә шәһәренең Яшьләр урамында кюветка төшеп әйләнгән Hyundai машинасыннан янгын сүндерүчеләр яшь егет гәүдәсен ала. Бу турыда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Һәлакәт төнге сәгать 3тә була. Ачыкланганча, иномарка йөртүчесе кюветка төшеп әйләнә. Машина эчендә 4 кеше...
-
Кайбер җитәкчеләрнең 2016 елда керемнәре кимегән
Дәүләт Думасы депутатларының былтыр ел дәвамында эшләгән керемнәре билгеле булды. Айрат Хәйруллин барысыннан да күбрәк акча эшләгән булып чыкты. Аның 2016 елга керемнәре турындагы декларациясендә 280,2 миллион сум күрсәтелгән. Марат Бариев былтыр 4,9 миллион сум акча эшләгән. Шулай ук аның исемендә җәйге бакча, төзелеш өчен алынган участок, 62,5 квадрат метрлы...
-
Бөгелмә боксчылары җиңү яулады
8 - 9 апрель көнне Җәлил бистәсендә "2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе"нең ачык беренчелеге үтте. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстанның 8 шәһәреннән җыелган 80нән артык спортчы катнашты. "Е. Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүмерләр спорт мәктәбе"ндә тәрбияләнүче спортчылар үз гәүдә авырлыгы категориясендә түбәндәге урыннарны яуладылар: 1 урын - Тимур...
-
“Илназ Баһ, нишләвең бу?»Интернетта җырчының костюмыннан көләләр
Бүген социаль челтәрләр гөҗ килә - җырчы Илназ Баһның үзенчәлекле сәхнә кәчтүме турында "токмачлар куерып" алды. Халык "Әстәгъфирулла!" "Абау!", "Шушы да булдымы кием?!", "Үлеш просто!" дия-дия әлеге кәчтүмне "чәйни". Берәү хәтта, җырчының "Аңла йөрәгемне" җырын исенә төшереп, аны кәчтүмгә туры китереп, болай дип язып куйган: Аңла йөрәгемне. Кара күлмәгемне, Үтенәм,...
-
Бөгелмәлеләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
Соңгы елларда Европада, шул исәптән Украинада да бара торган вакыйгалар үз максатларына ирешү өчен күп кенә дәүләтләрнең корал кулланудан да тайчанып тормавын күрсәтә. Шуңа да илебезнең оборона куәте һәм аның территориаль бөтенлеген саклау максаты барлык дәрәҗәдәге власть органнарының даими контролендә тотыла. Оборонаны оештыру һәм дәүләт куркынычсызлыггын тәэмин итү дә өстенлекле...
-
Ялларда һава торышының начараюы көтелә
Метеорологлар мәгълүматы буенча, республикада һава торышы шартларының бозылуы көтелә. 15 һәм 16 апрель көннәрендә яңгыр, ә төнлә һава температурасы -3 градуска кадәр төшәр, дип фаразлана. Температура төшү сәбәпле, юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе матбугат хезмәте. Юл-транспорт...