15 март 2016 яңалыклары
-
Кичәгә чакырабыз
16 март көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә үзенең 55 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Даимә Нургали кызы Ракаеваның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә уздырыла. Хөрмәтле бөгелмәләр, барыгызны әлеге күркәм бәйрәм кичәсенә көтеп калабыз. Бергәләп күңелле ял итәрбез. Кичә 15 сәгатьтә башлана.
-
Матбугат тагын җитди сынау алдында тора, икенче ярты ел өчен газета-журналларга язылу башланды.
Элек бит, үзегез беләсез, газета-журналларны тарату өчен почта бюджеттан дотация ала иде. бүгенге көндә ул юк. Почта әле - икенче мәсьәлә, мин исә "Бөгелмә авазы"быз турында кайгырам. Көннең көнендә бәяләр артып торса, җирле басмалар яши алырмы? Болай да газета хезмәткәрләре билбауларны кысып бәйләүнең соңгы чигенә җиттеләр бит инде. Почта безгә...
-
Металл чыңы...
Яман гадәт, кем әйтмешли, йогышлы була бит ул. Туганнар арасында исә берсенең ялгышын икенчесе кабатлау очраклары ешрак та икән әле... Күптән түгел булган бер җинаятьнең башында Н. фамилияле ике ир туганның кайсысы торганлыгы хәзер мәгълүм инде. Беркайда да эшләмәүче бу ирләр "Баулынефть" идарәсе "ЦДНГ-1" янында гына урнашкан металл ватыклары саклана...
-
Бөгелмәдә "Милли курчаклар" күргәзмәсе эшли
Бөгелмәнең 38 нче "Алтын күч" балалар бакчасында "Милли курчаклар" күргәзмәсе эшли.
-
Игътибар: телевизор күрсәтмәячәк
Хөрмәтле бөгелмәләр! 21 мартта, Лениногорск шәһәрендәге радио-телеүзәктә антенна-фидер җайланмаларында план нигезендә алып барыла торган эш графигы нигезендә профилактик эш алып барылачак. Шуңа күрә 21 мартта иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр Бөгелмәдәге радио һәм телекомпанияләрнең программалары күрсәтелмәячәк.
-
“Зәйтүнә” – йөрәк дулкынында
13 март көнне Татар мәдәният үзәгендә "Зәйтүнә" дип исемләнгән IV мөнәҗәтләр фестивале узды. Инде матур традициягә әйләнгән бу күркәм чара "республикакүләм" дип аталса да, географиясе шактый киң булып, инде регионара статус алды, чөнки хуҗалар - бөгелмәләр, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Зәй, Яңа Чишмә, Казан мөнәҗәтчеләреннән тыш, биредә күрше Башкортстан республикасы иҗатчылары...
-
Бүген Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне
1994 елдан бирле 15 март Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Быел ул "Антибиотикларны менюдан алырга!" дигән шигар астында узды, төп игътибар ит ризыклары әзерләгәндә һәм сатканда кулланучылар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелде, дип хәбәр итә ТР Әлмәт Дәүләт алкоголь инспекциясенең бүлек начальнигы А. Виноградова.
-
“Җир Сәгате”
Һәр елны март ахырында дөньяда "Җир Сәгате" дигән акция - энергия һәм ресурслар саклау проблемасын чишүдә, экологик вәзгыятьне яхшыртуда төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең бердәмлеген чагылдыручы символик чара уздырыла. Ул электр энергиясен куллануны киметүгә юнәлтелә һәм бер сәгатькә барлык артык утларны, биналарны яктырту корылмаларын, архитектура формаларын һ.б. яктырткычларны сүндереп торудан гыйбарәт. Узган...