14 декабрь 2015 яңалыклары
-
“Идән астынннан” юньле аракы чыкмый
Быел Татарстанда суррогат алкоголь җитештерү белән шөгыльләнгән 10 "идән асты" цехы ачыкланган. Гомумән, республикабызда легаль булмаган спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату юлы белән керем алырга омтылучылар үз ниятләрен тагын да киңрәк масштабларда тормышка ашыра башлаган. Былтыргы белән чагыштырганда кулга алынган контрафакт күләме 249 процентка арткан. Кагыйдә бозуларның - 7 процентка,...
-
Исерек йөртүче аркасында мотоциклчы һәлак булган
Мотоцикл йөртүче урында ук һәлак булган, аның хәтта башы өзелгән, диелә.
-
Алсу Әбелханова туган көнен ничек үткәрә?
Бүген - 14 декабрьдә татар эстрадасының танылган җырчысы Алсу Әбелханова туган көнен билгеләп үтә. Алсу иртәдән бирле котлаулар кабул итә, телефоны бер генә минутка да тынмый икән. Җырчы исә туган көнен үзенчәлекле итеп үткәрергә уйлый.
-
Җыелмага кабат "Ак Барс"тан уенчылар чакырылмаган
КХЛның даими чемпионаты кыска вакытлы тәнәфескә туктады. 17-20 декабрьдә, Еврохоккей турның икенче этабы - Беренче канал кубогына ярышлар уза.
-
10 яшьлек кыз касса талаган
Бала аттракцион кассасы территориясенә үтеп, касса ишегенең бик яхшылап бикләнмәвен чамалый һәм эчкә узарга була.
-
Бәхетсезлек очрагымы, үз гомерен үзе чикләгәнме?
Өлкән яшьтәге бер ир поезд астына эләгә.
-
Бөгелмәнең чаңгы базасында – яңа сезон ачылды
-
Язмышны хәл иткән мизгел
13 декабрь көнне 14 сәгать 20 минутта Бөгелмә - Азнакай юлында "Киа Рио" автомобиле рулендәге 1973 елгы ханым, юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы хәрәкәт юлына чыга һәм "Лада Приора" машинасына барып бәрелә.
-
Майонезлы судак
Судак, кишер, суган, югары калорияле майонез, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.
-
Анализ тапшырганда 6 яшьлек кыз үлгән
Туберкулез булу-булмауга анализ алган вакытта 6 яшьлек кызчык үлгән.
-
Бөгелмә иреклеләре – 2015
.
-
Мәзәкләр
Автомәктәптә имтихан бара: - Двигатель ничек эшли? - Үз сүзләрем белән мөмкинме? - Әлбәттә! - Вжжжж! Вжжжж! Вжжжж!
-
Ак бит
Акыл иясе бервакыт укучыларын үз янына чакырып алган да аларга уртасында кара нокта булган ак кәгазь бите күрсәткән һәм сораган: "Сез нәрсә күрәсез?" "Нокта", - дигән бер укучы. "Кара нокта", - дигән икенчесе. Ә өченчесе исә: "Симез кара нокта", - дип өстәгән. Аларның җавапларын ишеткәч, укытучы елап җибәргән һәм: "Сез...
-
Бу кызык!
- Кытайда гигант яшелчәләр үстерә башлаганнар.
-
Бөгелмәдә болытлы һава торышы
Кыш килергә ашыкмый. Декабрь аеның уртасына якынлашып килүгә карамастан, Татарстанда җылы һава торышы саклана. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда кар ява. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә, юлларда бозлавык саклана. Бүген Татарстанда көндез уртача 0-1 градус салкын...