14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Экология дәресен кертү проекты эшләнә
Бу хакта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана дигән сорауны биргәндә балаларның төрлечә җавап бирүе күңелне төшерә. Экология турында башлангыч сыйныфтан ук хәбәрдар булу зарур....
-
Савым сыерлары тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде
Республика районнарына савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре тотучы шәхси хуҗалыклар өчен бюджет акчалары күчерелде. Исегезгә төшерәбез, субсидияләр бер баш савым сыеры өчен - 3000 сум, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиләре өчен 1000әр сум исәбеннән исәпләнгән иде. Шуннан чыгып, савым сыерлары...
-
Яңгырлы көннәр китәргә ашыкмый
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә - 15 сентябрьдә, вакытлы яңгырлар, төньяк-көнбатыштан талгын җил исүе көтелә. Татарстанда һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 4-9, көндез 9-14 градус җылы булачак. Казанда шулай ук яңгыр явачак. Төнлә - 6-8, көндез - 11-13 градус җылы булачак. 16 сентябрьгә каршы...
-
Эшсезләр саны кими, вакансия – арта
13 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстандагы эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр исемлегендә 14 550 кеше бар. Бу - узган атнага караганда 151 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе кимеп, бүгенге көндә икътисади яктан актив халык саныннан чыгып исәпләгәндә 0,71 % тәшкил итә. Татарстанда эш белән тәэмин итү үзәкләренә 34 939...
-
Бөгелмәдән ерак түгел пассажир автобусы ауган
Бүген иртән 7сәгать 56 минутта Лениногорскидан 6 километр ераклыкта рейс автобусы ауган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Автобус Әлмәт шәһәре юнәлешенә бара торган булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче юл кырыеннан әйләнеп үтәргә ниятләгән һәм вак ташта...
-
Шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне активрак булырга чакыра
Узган атнада яңа банкнотларга символлар эзләүнең икенче этабы төгәлләнде. Төп унлыкка Казан Кирмәне һәм Казан (Идел буе) федераль университеты да керде. 5 сентябрьдә банкнотларга тавыш бирүнең соңгы өченче этабы башланды. Шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне активрак булырга һәм Казаныбызның истәлекле урыннарына үз тавышларын бирергә чакырды.
-
Бөгелмәлеләр, гайбәт сатмагыз!
Бервакыт бөек акыл иясе Сократтан сораганнар: - Беләсеңме, синең турыда ниләр сөйлиләр? - Туктап тор, бу турыда сөйләгәнче, миңа сөйләр сүзеңне өч иләк аша уздырыйк әле. Беренче иләк - дөреслек. Миңа әйтер сүзең дөресме? - Белмим, мин аны ишеттем генә. - Икенче иләк - яхшылык. Миңа әйтер сүзең яхшы сүзме?...
-
Бөгелмәлеләрне депутатлыкка кандидатлар белән очрашуга чакырабыз
2016 елның 14 сентябрендә 14.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең сәнгать мәктәбе бинасында РФ Дәүләт Думасы Федераль җыенына депутатлыкка кандидатлар Хафиз Гаяз улы Миргалимов һәм Александр Федорович Агафонов белән очрашу уза.
-
“Единая Россия” сәяси партиясенең “Көчле Татарстан! Бердәм Россия!” партия эстафетасы - Бөгелмәдә
"Единая Россия" сәяси париясенең "Көчле Татарстан! Бердәм Россия!" дип исемләнгән партия эстафетасы Бөгелмә районына да килеп җитте. Бөгелмәлеләр 9 август көнне әлеге эстафетаны Техника йорты каршындагы мәйданда кабул итеп алды. Алар янына Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин, шәһәр һәм район депутатлары...
-
Синең кешеләрең, Бөгелмә!
Тирә-юнебездә ягымлы йөзле, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, кеше кайгысына битараф булмаган затлар яшәгәндә дөньяларыбыз да яктырып киткәндәй була. Менә шушындый кешеләрнең берсе - 13 сентябрьдә 80 яшен тутыручы хезмәттәшем Вазифа Камай кызы Исхакова. Мин Вазифа апа белән, 1967 еллар тирәсендә бугай, "Күргәзмә-уку әсбаплары" кибетендә эшли башлагач таныштым. Бу игелекле ханым шул...
-
Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында “янгын”
Бөгелмә шәһәренең 2 нче балалар бакчасында кыңгыракулар, кәстрүлләр, калаклар шылтыраганда килеп кердем мин. "Нәрсә булды?" - дим. - Балалар бакчасында "янгын" чыкты бит, шул сәбәпле, сигнал бирү системасы да сафтан чыкты. Шуңа күрә кул астында булган әсбаплар белән тәрбиячеләргә балаларны эвакуацияләргә кирәклеген хәбәр итәбез, - диде балалар бакчасы мөдире Әлфирә...
-
Кыргызстанда күчмә халыкларның уеннары булып узды
Ыссык күлдә икенче Бөтендөнья күчмә халыкларның уеннары булып узды. Анда 40тан артык ил вәкилләре катнашты. Алар арасында Үзәк Азия төбәгендәге илләрдән тыш, Русия, АКШ, Европа, Латин Америкасы һәм Африка илләре вәкилләре дә бар иде. Алар Үзәк Азия халыкларының 23 борынгы милли спорт төрендә ярышты.
-
Бөгелмәлеләрнең сәламәтлеген саклыйк дисәк…
Халыкны ялган, суррогат исерткеч эчемлекләрдән саклау юнәлешендә Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге тарафыннан эзлекле эш алып барыла - этил спирты, составында спирт булган исерткеч эчемлекләрне җитештерү һәм аны сату буенча гамәлдәге законнарны бозу күренешләре ачыклана. 2016 елның 9 ае дәвамында бу юнәлештә түбәндәге эшләр башкарылган: бүлекнең төрле службалары тарафыннан акциз...
-
Бөгелмәнең “ТатНИПИнефть” институты хезмәт коллективы белән очрашу
Кешеләрнең тирә-юнебез чисталыгына ваемсыз карашы, битарафлыгы, яшьләребезнең тудырылган матурлыкны саклап тота белмәве, вандаллык күренешләре зур борчу тудыра. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров 9 сентябрь көнне "ТатНИПИнефть" институты хезмәт коллективы белән очрашу вакытында җыелган халыкның игътибарын нәкъ менә шушы мөһим темага юнәлтте. "Сезнең коллектив алдына мин һәрвакыт зур...
-
Сентябрьдә Татарстан юлларында 16 кешенең гомере өзелгән
Сентябрьнең 12 көнендә республикада кеше сәламәтлегенә зыян китергән 159 юл-транспорт һәлакате теркәлгән: 16 кеше һәлак булган һәм 196сы төрле тән җәрәхәте алган. 9-12 сентябрьдә Татарстанда юл сагында торучы хезмәткәрләр тарафыннан исерек килеш руль артына утырган 92 кеше тоткарланган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, рөхсәт ителмәгән урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның...