13 апрель 2020 яңалыклары
-
Саксызлык бәласе.
Бөгелмәнең 14 Шәһит урамындагы бер йортта янгын чыга.
-
Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар.
Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.
-
Белеп куллан!
Бөгелмәнең “Ялкын” социаль приютында яшүсмерләр педагоглар җитәкчелегендә “Кәрәзле телефоннарның файдасы һәм зыяны "дигән фәнни конференция үткәрделәр.
-
Күрше Уфада Республика клиник хастаханәсендә 52 пациентның коронавирус диагнозы расланды.
6 апрельдә карантинга ябылган Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә 170 пациент һәм табибның коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнелүе хакында хәбәр ителгән иде инде.
-
Бөгелмә волонтерлары өлкән яшьтәге шәһәрдәшләргә көн саен ярдәм итәләр.
Коронавирус йогышын таратмауга юнәлтелгән чаралар белән бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкәнрәк бөгелмәлеләргә үз торакларыннан чыгып йөрмәскә күрсәтмә бирелде, чөнки гражданнарның бу категориясе авырып китү ихтималы буенча аерым хәтәр зонада тора.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Бөгелмәлеләр үз-үзләрен изоляцияләү режимында: иң мөһиме-төшенкелеккә бирелмәскә.
Гадәттә апрель аенда авыл хуҗалыгы ярминкәләренә йөргән, гомумшәһәр өмәләрендә катнашып, саф һавада йөрүдән ләззәт алган шәһәр халкы, быел өйдә үз-үзләрен изоляцияләү режимында утырырга мәҗбүр.
-
Балалар өйдә – балалар сәяхәттә.
26нчы “Бәләкәч” балалар бакчасында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган онлайн чаралар оештырыла.
-
Александр Карпов Конституциягә төзәтмәләр турында: хезмәт кешесендә – бөтен икътисад.
Илнең төп документында гражданнарның хезмәт хөрмәтенә һәм хезмәт ияләренең хокукларын яклауга гарантияне беркетергә тәкъдим итәләр.
-
Ике бөгелмәле үз юбилейларын билгеләп үтте.
10 апрельдә 90 яшьлеген бөгелмәле Андрей Илларионович Бородин билгеләп үтте. Бөгелмәле Нәзия Мәхмүт кызы Юнусовага 95 яшь тулды.
-
Бөгелмәдә 13 апрель һава торышы.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, яңгыр көтелә, әкрен җил.