12 декабрь 2016 яңалыклары
-
Элвин - беренче, Уразова - икенче, Ришат - өченче. "Яндекс"та иң еш эзләнүче татар артистлары
Берәр мәгълүмат кирәк булса, "Яндекс"ка кереп китәбез. Артистларның җырларын, афишасын, биографиясен эзләгәндә дә тамашачы шулай итә. "Матбугат.ру" җырчыларның "Яндекс"та популярлыгын барлады. Түбәндәге исемлекнең беренче өч позициясен генә рейтинг дип атап була. Беренче урында - Элвин Грей, икенчедә - Гүзәл Уразова, өченчедә - Ришат Төхвәтуллин. Алга таба төрле жанрда иҗат итүче...
-
Стас Михайлов "Беренче каналда" татарча җырлады (ВИДЕО)
9 декабрь көнне тамашачылар «Вечерний Ургант» тапшыруының чираттагы чыгарылышын карый алды. Бу көнне программа кунагы булган рус эстрадасының популяр җырчысы Стас Михайлов үзенең «Без тебя» исемле җырын өч телдә башкарды. http://matbugat.ru Тыңлап карагыз әле - ошыймы?
-
Казанда "кире"гә укый һәм җырлый да белә торган кыз яши (ВИДЕО)
Казанда гаҗәеп яшүсмер кыз яшәве хакында хәбәр prokazan.ru. Аның үзенчәлеге шунда: ул һәрбер җөмләне, хәтта җырны да ансат кына кирегә әйтеп һәм җырлап бирә ала. Андый кешеләрне амбидекстерлар дип йөртәләр - аларның баш миенең ике ярымшары да бертигез дәрәҗәдә үсеш алган.
-
Сорауларыгыз булса, килегез!
2016 елның 12 декабрендә, Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган чара кысаларында, сәгать иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр Бөгелмә шәһәр прокуратурасында гражданнарны кабул итү көне уздыра. Сорау, гозер, мөрәҗәгатьләрегез булса, рәхим итегез. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы.
-
2017 елның 10 гыйнварына кадәр теләсә кайда пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела
Республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә Яңа ел бәйрәме чорында Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада янгынга каршы аерым режим 2017 елның 10 гыйнварына...
-
Авылда хезмәт хакы лаеклы булырга тиеш
Авылларда аграрийлар һәм терлекчеләр лаеклы хезмәт хакы ала алмыйлар. Моның сәбәпләре турында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов видеокиңәшмәдә сөйләп узды. Аның сүзләренә караганда, 500 авыл хуҗалыгы предприятиесенең 92 проценты 2016 елны табыш белән төгәлли. Әмма бу предприятиеләрнең яртысы гына дәүләт ярдәменнән башка рентабельле булган. Продукциянең үз бәясе...
-
Җыр өйрәткән аларны хөр яшәргә
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 37 Ватан герое гомер кичерә, шул исәптән 1 Советлар Союзы Герое, 3 Россия Федерациясе герое, 28 Социалистик хезмәт герое, 5 Хезмәт Даны ордены тулы кавалеры. Хөрмәтле Ватан геройлары! Алар - илебезнең тере тарихы, аның казанышы, горурлыгы һәм даны. 9 декабрь - Россиянең истәлекле көннәре календаренда мөһим...
-
Бөгелмәнең "Радуга" үзәгендә "Мирас" ансамбле ветераннарның күңелен күрде
-
Бөгелмәдә Мәүлид бәйрәме узды
10 гыйнвар көне "Дуслык ветераннар клубы" әгьзалары Татар мәдәният үзәгендә Мәүлид бәйрәмен олылап, зурлап уздырдылар. Мәулид бәйрәме- сөекле Мөхәммәт пәйгамберебезнең (аңа Аллаһының рәхмәте вә сәламе булса иде)туган көнен билгеләп үтү һәм шул уңайдан мөселманнарны Мөхәммәд өммәте итеп яратканы өчен шатлану, аңа салават әйтү һәм игелекләр кылу бәйрәме бит ул! Чәчкә...
-
Кыргый хайваннарны исәпкә алачаклар
2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда ау рөхсәт ителгән җәнлекләрне кышкы исәпкә алу чоры башлана. Бу эш 28 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Кыргый хайваннарны исәпкә алу Россиянең Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы раслаган методика буенча үткәреләчәк. Исәпләү эшләре өчен барлыгы 13 279 чакрымга сузылган 1 261 маршрутны узу планлаштырыла. Аның нәтиҗәләренә...
-
Татарстанда биш кеше янгында һәлак булган
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә производство базасында янгын чыгып, биш кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзүчеләр бистәсендәге Үзәк урамда урнашкан базада янгын чыгуы турында хәбәр "Глонасс 112" системасы буенча 4.55 сәгатьтә килеп ирешә. Янгын 6:56 сәгатьтә сүндерелә. Янгын...