12 декабрь 2014 яңалыклары
-
Рифкать Миңнеханов гражданнарны кабул итә
17 декабрь көнне 11--12 сәгатьтә шәһәребезнең ЮХИДИ бүлегендә (2 нче кат, 1 нче бүлмә) ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Нургали улы Миңнеханов гражданнарны кабул итә. 4-91-33 телефоны аша алдан язылып кую сорала.
-
Сөенечле уңышлар
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап республика күләмендә уздырылган "Аһәңле Татарстан" бәйгесе безнең Иркен мәдәният йортында эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбленә зур сөенеч алып килде.
-
Ярминкәгә рәхим итегез!
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, Бөгелмәнең ике мәйданында, бөгелмәләрне авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән тәэмин итүне яхшырту максатында, традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Үзәк мәйданда һәм Чайковский урамы, 6 нчы йорт янында сез авыл хуҗалыгы продуктларын арзанрак бәягә сатып ала алачаксыз. Исегезгә төшерәбез, бу быелгы соңгы ярминкәләрнең берсе. Моннан соңгы...
-
Хуш хәбәр
Мәркәзебез Казанда XIV халык театрлары фестивале узуы турында хәбәр иткән идек инде. Сәхнәләрдә 19 спектакль күрсәтелгән, аларны 20 меңгә якын тамашачы караган. Инде фестиваль тәмам, мәртәбәле жюри вәкилләре нәтиҗәләрне игълан иттеләр. Быел фестивальнең Гран-приена Кукмара халык театры лаек булган. Беренче урын - Башкортстанның Дүртөйле районы халык театрында. Бөгелмә Татар мәдәният...
-
Мәгълүмати дәрес
Инде мәгълүм булганча, 9 декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән бөтен дөньяда Коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләнгән. Шуңа күрә илебез икътисадына гаять зур зыян сала торган әлеге афәт, аңа каршы эшләр барышы турында декабрь аеның беренче яртысында шәһәр һәм район күләмендә дә ачыктан-ачык сөйләшүләр була.
-
Ничек яшисең, “Бөгелмә авазы”?
"Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, аңа язылырга иде дип уйлап йөрүчеләр, соңармагыз, бары 15 декабрьгә кадәр генә ташламалы хаклардан язылу каралган. Ашыгыгыз!
-
Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле ватандашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйм!