12 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Алексеевск мәктәбендә вафат булган укучы наркотик матдә кулланган
Татарстанның Алексеевск бистәсендә дәрес вакытында 9 сыйныф укучысының үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды. Мәгълүм булганча, 9 сентябрьдә Алексеевск мәктәбендә рус теле дәресе вакытында 2001 елгы яшүсмер һушын югалтып, ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Моңа кадәр аның ниндидер авыру белән интегүе турында белүчеләр булмый. Россия Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе Чистай...
-
Бөгелмә мәчетендә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм намазы укылды ФОТО
http://bugulma.tatar.ru/rus/fotoreport.htm/photoreport/1719647.htm
-
Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы!
Бөгелмәнең хөрмәтле мөселманнары! Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим. Бу күркәм көннәрдә шәһәребезнең һәм районыбызның барлык мәчетләрендә мөселманнар, тынычлыкка, үзара мәрхәмәтлеккә-шәфкатлелеккә өндәп, гыйбадәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм...
-
Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмүгәләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәәтүһ! Мөхтәрәм җәмәгать! Чын күңелдән сезне изге бәйрәмебез - Корбан бәйрәме белән тәбриклим. Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булуыбызны күрсәтә һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһ ризалыгы өчен улын корбан итәргә әзер булуы бүгенге көнгә кадәр моның ачык мисалы булып тора....