Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Актуаль тема

Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләәмүгәләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәәтүһ! Мөхтәрәм җәмәгать! Чын күңелдән сезне изге бәйрәмебез - Корбан бәйрәме белән тәбриклим. Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булуыбызны күрсәтә һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһ ризалыгы өчен улын корбан итәргә әзер булуы бүгенге көнгә кадәр моның ачык мисалы булып тора....

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рәхмәтуллаһи үә бәрәкәәтүһ!

Мөхтәрәм җәмәгать!

Чын күңелдән сезне изге бәйрәмебез - Корбан бәйрәме белән тәбриклим.

Корбан чалу гыйбадәте Аллаһка якын булуыбызны күрсәтә һәм аның нигъмәтләренә шөкер итү өчен башкарыла. Ибраһим пәйгамбәрнең Аллаһ ризалыгы өчен улын корбан итәргә әзер булуы бүгенге көнгә кадәр моның ачык мисалы булып тора. Аллаһы Тәгалә бу гамәле белән җирдә беркемнең дә каны түгелергә тиеш түгеллеген кисәтә.

Корбан бәйрәме безнең барыбызны да тормышны яратырга, үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга өйрәтә. Корбан бәйрәменең асылы, аның мәгънәсе - кешеләрнең Аллаһ ризалыгына, Аның шәфкатенә ирешергә омтылуы.

Аллаһы Тәгалә күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалган корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә безне Үзенең рәхмәтеннән ташламасын.

Ихтирам һәм изге догалар белән,

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ,

Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса