Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Корбан бәйрәме белән котлавы!

Бөгелмәнең хөрмәтле мөселманнары! Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим. Бу күркәм көннәрдә шәһәребезнең һәм районыбызның барлык мәчетләрендә мөселманнар, тынычлыкка, үзара мәрхәмәтлеккә-шәфкатлелеккә өндәп, гыйбадәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм...

Бөгелмәнең хөрмәтле мөселманнары!

Шатлыклы һәм нурлы бәйрәм - Корбан гаете уңаеннан барыгызны да чын йөрәктән кайнар котлыйм. Ныклы сәламәтлек, бәхет, игелекле башлангычларыгызда уңышлар телим.

Бу күркәм көннәрдә шәһәребезнең һәм районыбызның барлык мәчетләрендә мөселманнар, тынычлыкка, үзара мәрхәмәтлеккә-шәфкатлелеккә өндәп, гыйбадәт кылалар. Аллаһы Тәгалә шушы изге көннәрдә кылган барлык гыйбадәтләребезне, изге гамәлләребезне һәм чалынган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын.

Төрле конфессия вәкилләре дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәгән Бөгелмәдә, барлык дини бәйрәмнәр кебек, Корбан гаете дә аеруча зур хөрмәт белән билгеләп үтелә. Шәһәр-район мөселманнарының ишекләре яхшы күңелле кешеләр, дуслар, кунакларга шатлык белән бүлешү өчен киң итеп ачылган.

Быелгы Корбан бәйрәме тагын да күңеллерәк, бәхет-шатлыкларга күмелеп узсын. Барыбызга да иман ныклыгы, күңел тынычлыгы, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек-тынычлык, файдалы белем, хәерле, бәрәкәтле маллар бирсен. Ил-көннәребез тыныч булсын, бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын, киләсе Гаетләрне дә саулыкта, шатлыкта бергәләшеп каршы алырга насыйп итсен!

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Иң изге теләкләр белән,

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса