8 июль 2015 яңалыклары
-
Төзүчеләр бәйрәме күчерелде
Республикада Төзүче көнен бәйрәм итүне сентябрьгә күчерәчәкләр. Әлеге тәкъдимне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ясады. Бәйрәмне төзүчеләр 2015 елның барлык дәүләт программаларын үтәп чыккач уздырачак. Бу тәкъдимне Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та хуплады.
-
Бөгелмәдә бала тудыру йорты ябыла
Әлеге мәгълүматны халык игътибарына Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җиткерә. Татарстанда июль һәм август айларында берничә бала тудыру йорты дезинфекциягә ябылачак. Шул исәптән Бөгелмәдә дә. Аның ишекләре 3 августтан 17 августка кадәр ябык булачак. Соңыннан бала тудыру йорты гадәти режимда эшләячәк.
-
Китапны укучыга якынайту юлы
Балалар паркының үзәк өлешендә урнашкан "Яшел беседка" җәйге уку залы шәһәрдәшләребезнең яраткан ял итү урынына әверелде инде.
-
Киндер җире – афәт җире
"Мәк" операциясе барышында Россия Наркотик матдәләр әйләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ТР идарәсенең Бөгелмә бүлегенә "ышаныч телефоны" аша шылтыратуларның берсе составында наркотик булган киндер үсемлеген җыючыны тоткарларга ярдәм итте.
-
“Яшь гвардия”челәр сәламәт тормыш яклы
3 июль көнне Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре белән Бөтенроссия "Яшь гвардия" оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге активистлары "Наркотикларсыз тормыш" дип аталган акция уздырдылар. Бу көнне "Яшь гвардия"челәр урамнан узып баручыларга алкоголизм һәм наркоманиягә кагылышлы мәгълүматлар язылган йөздән артык буклет тараттылар.
-
Балалар иминлеге – зурлар кулында
Агымдагы елның беренче яртысында Бөгелмә муниципаль районы территориясендә балигъ булмаганнар катнашында барлыгы 5 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Балаларга бәйле һәлакәтләрнең саны җәйге чорда арта төшү һәркемгә мәгълүм. Быел июнь аенда гына да районыбызда өч бала зыян күрде: берсе - җәяүле, берсе - велосипедта, тагын берсе пассажир сыйфатында булган. Балаларның үз гаебе...