7 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Кызыксынучыларга: экстрасенс Алсу Газыймҗанованың 2018 елга фаразлары
«Экстрасенслар көрәше» проекты катнашучысы Алсу ГАЗЫЙМҖАНОВА 2018 елга фаразлары белән уртаклашты. Сары эт елы күпкә тынычрак, тотрыклырак булыр төсле. Өченче бөтендөнья сугышы, атом-төш сугышы турында еш ишетергә туры килә. Ул сугышны башларга теләүчеләр, безнең илне дә шунда тартырга өндәүчеләр очрый, шулай да киләсе елда сугышлар булмас дип сизәм. Мин сәясәтче...
-
Сәнәгать: Бөгелмә – үсештә
Бөгелмә районы сәнәгать предприятиеләренең тулаем товар әйләнеше 2017 ел ахырында 15 миллиард сумга җитте. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сәнәгать тармагының әйдәп баручы предприятиеләре экспорт юнәлешләрен Кахахстан, Азәрбайҗан, Иран, Ирак һәм Судан илләрендә тагын да җәелдерергә ният итә. Бөгелмә муниципаль районы сәнәгать тармагы предприятиеләре узган ел...
-
Исраф булмасын дисәң...
"Ватсапп"тан бер хәбәр килде әле: "Яңа ел бәйрәмнәрендә ашап үләсез бит инде, бераз тыелып торыгыз", - дигән. - Әйе, булган ризыкны әрәм итәсе килми, "Әйдәгез, спасать итәргә кирәк бит моны!" - дия-дия, утырабыз да ашыйбыз шул, - дип яза икенчесе моңа каршы. Ә мин шуларга ияреп, Яңа ел алдыннан кибеттән...
-
Россиянең үзәгендә яшәүчеләр тулы Ай тотылуның шаһиты булачак
2018 елда ике тапкыр тулы Ай тотылуын, өч мәртәбә Кояш тотылуын күрәчәкбез. («Татар-информ»). Россиянең үзәгендә һәм көнчыгышында яшәүчеләр 31 гыйнварда тулы Ай тотылуның шаһиты булачак. Бу хакта Мәскәү планетарие сайтында хәбәр ителә. 2018 елда ике тапкыр (31 гыйнвар һәм 27 июль) тулы Ай тотылуын, өч мәртәбә (15 февраль, 13 июль...
-
Мәчеттә - якшәмбе вәгазьләре
Инде хәбәр иткәнебезчә, шәһәребезнең Үзәк мәчетендә "Ислам. Әхлак. Әдәп" темаларына якшәмбе вәгазьләре дәвам итә. Узган атнада "Зыян китермәс өчен, алдан уйла" дигән темага лекцияне мәчет имамы ринат хәзрәт Галиев укыды. Чираттагы лекция бүген, 7 гыйнвар кичендә 18 сәгатьтә башлана.
-
Хоккей буенча Россия җыелмасының Олимпиадага кием формасы билгеле
Россия хоккейчылары Көняк Кореядагы Олимпиадада Olympic Athlete from Russia - «олимпийский атлет из России» язулы экипировкада уйнаячак. МОК киемнәрдә Россия символикасы булмаска тиеш дигән карар чыгарды. Шулай ук милли флаг төсләре дә ярамый. XXIII Кышкы Олимпия уеннары 2018 елның 9 - 25 февралендә Пхёнчхан (Көньяк Корея) шәһәрендә узачак.
-
Афәт өчен ял юк
Яңа елның беренче атнасында Бөгелмә шәһәре һәм районы территориясендә өч янгын очрагы булырга өлгергән инде. 6 гыйнвар көнне Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортта янгын чыга. Көндезге сәгать 1 тулганда, биш катлы йортта бер бүлмәле квартирда ут чыгуы турында хәбәр алына. Санаулы минут эчендә урынга барып җиткән коткаручылар зал идәнендә...
-
Раштуа бәйрәме белән!
Бүген православие динендәге Татарстан халкы Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәбез!
-
Роспотребнадзор россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде
Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый. Роспотребнадзор, Россиядә эпидемия сезоны дәвам итүгә бәйле рәвештә, россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый. Саклану ысулларының берсе - организмны чыныктыру. «Туйганчы йоклагыз,...