5 август 2014 яңалыклары
-
Көч, теләк һәм ихтыяр бар
2 август көнне шәһәребезнең чаңгы базасы территориясендә Һава десанты гаскәрләре көненә багышланган тантана гөрләде. Чара шәхсән әлеге датага багышланса да, киң колачлы үтте - Бөек Ватан сугышы ветераннары да, әфган сугышы батырлары да һәм, гомумән, Ватаныбызны саклауда, яшь буынны тәрбияләүдә үзеннән зур өлеш керткән мөхтәрәм затларыбыз да читтә калмады.
-
Бәйге Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Татарстан Республикасында яшәп иҗат итүче рәссамнар арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсемнәр бәйгесе игълан итә.
-
Алтын хисабы белән
30 июльдә Техника йортының конференцияләр залында ветераннар советы пленумы үтте. Аңа Камил Солтанов рәислек итте.
-
Белеп торыгыз
"Единая Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге Бөгелмә җирле бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, сайлау штабының гражданнарны кабул итү бүлмәсе Герцен урамындагы 88 "а" йортта урнашкан. Бирегә килүчеләрне сәгать 8дән - 10га, 17 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр кабул итәләр. Белешмәләр өчен телефон: 6-15-00.
-
Бер төпчектән – зур афәт
2 август көнне 18 сәгать 43 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Бөгелмәнең Октябрь урамындагы 18 нче йортның бишенче катындагы балконнан төтен чыгу турында хәбәр итәләр.
-
Ишегаллары тәртипкә китерелә
Йорт каршындагы территорияләре асфальтланган ишегалды хуҗалары мэрга ихлас рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Район уракка төште
Бөгелмә районы игенчеләре көзге бөртекле культураларны җыеп алуга кереште.